Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Депутат консультация дә бирә

ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов Чирмешән районындагы сайлаучылары белән быел тәүге тапкыр 6 февральдә очрашты. Бу юлы кабул итүгә 10 кеше килгән. Күпчелеге шәхси сораулар белән мөрәҗәгать иткән. Төрле законнарга, ташламаларга ачыклык кертүне, консультация бирүне сораучылар да бар. Иске Элмәле урта мәктәбеннән һәм балалар бакчасыннан килгән вәкилләр мәктәпкә спорт...

ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов Чирмешән районындагы сайлаучылары белән быел тәүге тапкыр 6 февральдә очрашты.


Бу юлы кабул итүгә 10 кеше килгән. Күпчелеге шәхси сораулар белән мөрәҗәгать иткән. Төрле законнарга, ташламаларга ачыклык кертүне, консультация бирүне сораучылар да бар. Иске Элмәле урта мәктәбеннән һәм балалар бакчасыннан килгән вәкилләр мәктәпкә спорт җиһазлары алуда, ә балалар бакчасына уен мәйданчыгы ясауда ярдәм сорады. Чирмешән елгасы аша җәяүлеләр өчен басма ясау мәсьәләсе буенча да депутатка мөрәҗәгать иткәннәр.

Районда киләсе кабул итү апрель башында үткәреләчәк. Сораулары, гозерләре булган кешеләр 2-58-45 номерына шалтыратып, алдан ук язылып куя ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кабул итү шәхси сораулар