Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешәннән Диләрә Мәгъсүмова Мәскәүгә съездга барачак

“Бердәм Россия” сәяси партиясе Чирмешән җирле бүлекчәсенең 9 кешелек политсовет составы өлешчә яңарды. Аның   ике әгъзасын - Габдрәшит Җамалетдиновны һәм Марат Әһлиуллинны җирле бүлекчәнең XXIV конференциясе делегатлары - бердәмроссиялеләр яшерен тавыш бирү юлы белән сайладылар.

“Бердәм Россия”нең Чирмешән җирле бүлекчәсенең 28 башлангыч бүлекчәләре әлегә кадәр 1289 якташыбызны берләштерде. Хәзер аларның сафлары тагын дүрт кешегә артты. Чирмешән район Советының утырышлар залында узган конференциядә партиянең яңа әгъзаларына     - район үзәк китапханәсенең бүлек җитәкчесе  Рөстәм  Әхмәтҗановка, Иске Үтәмештән газ операторы Илдар Вәлиуллинга, РФ Пенсия фондының райондагы клиентлар белән эшләү хезмәте  җитәкчесе Лилия Гатинага,  Түбән Чегодай китапханәсе  китапханәчесе Разыя Фәсхетдиновага  партия билетлары тапшырдылар.

Конференциядә “Бердәм Россия”  партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Закиров чыгышы тыңланды. Ул бүлекчәнең алга куелган бурычлары, башкарылган эшләре хакында сөйләде. Райондагы яңа объектлар төзелеше, үзгәртеп кору-реконструкция, юллар салу  кебек эшләрнең  һәммәсендә дә “Бердәм Россия” партиясенең өлеше зур булуы хакында белдерде.

17 ноябрьдә Казанда “Бердәм Россия”нең Татарстан төбәк бүлекчәсе конференциясе узачак. Район конференциясендә шушы чарага делегатлар сайладылар: әлеге җыенда район башлыгы, җирле бүлекчә секретаре Фердинат Дәүләтшин, аның урынбасары итеп сайланган Габдрәшит Җамалетдинов, партиянең башлангыч бүлекчәсе секретаре, Чирмешәннән Диләрә Мәгъсүмова  катнашачак. Диләрә  Сихабетдин кызы “Бердәм Россия“ Бөтенроссия сәяси партиясенең 6-7 декабрьдә  Мәскәүдә узачак съездына да делегат буларак барачак, анда катнашу өчен безнең районга бер мандат бирелгән.

Конференциядә партия тормышында актив, яхшы эшләүчеләрне тәбрикләделәр. Чирмешән  авыл җирлегенең башлангыч партия бүлекчәсе әгъзасы  Марат Әһлиуллинга, башлангыч бүлекчәләр  секретарьлары: Лашманнан Рәвгать Фәттаховка, Ивашкинодан  Никанор Ефимовка, Керкәледән  Кирам Гыйләҗевка, Лагеркадан Александр Майоровка “Бердәм Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлекчәсенең  Рәхмәт хатлары тапшырылды.  Халыкка комплекслы  ярдәм күрсәтү үзәгенең “Мәрхәмәтле йөрәк” гаиләгә һәм балаларга  социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсен (җитәкчесе Фирдәвес  Морадыймова), адвокат Илдар Дәүләтшинны, районның инвалидлар җәмгыяте  рәисе Мәдинә Талипованы исә   партиянең җирле Чирмешән бүлекчәсе үз Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Конференция эшен  партиянең җирле  бүлекчәсе секретаре, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин алып барды.

 

Автор фотосы.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев