Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешәннең Амур ягында үзсалым акчаларына күпер, юл да ясалган

Район үзәгенең халык телендәге Амур ягында, көньяк урамнарда яшәүчеләр халыктан җыелган күмәк акчалар хисабына башкарылган гамәлләрне күрә, тоя, әмма тагын эшлиселәр бар әле, диләр. Үзсалым мәсьәләсе буенча референдумга килүчеләр шул теләкләрен искә алып та тавыш биргәндер бүген.

-Инде ничә ел без, Яшьләр урамында яшәүчеләр, чокыр-чакырлы юлдан йөреп интектек. Ниһаять, рәхмәт, быел җәй аны ясадылар. Безнең якта аптека юк, кафе да кирәк - гел булмаса да, бер барып утырсаң ярый бит. Балалар өчен мәйданчык бар, берәр парк сыман ял итү урыны да кирәктер инде. Киләчәктә болар булыр, дип өметләнәбез. Бәлки кайсындыр үзсалым хисабына ясап куярлар, җыелган акчага республика да өсти бит әле, - ди референдумда тавыш биреп чыккан Татьяна Тумбинская.

Татьяна Ивановна 2 нче Чирмешән мәктәбендә оештырылган сайлау участогында тавыш бирде. Монда сайлаучылар исемлегендә 339 кеше исәпләнә. Кирпеч заводында, Яурка ягында, Яшьләр урамында, элеккеге аэродром территорияседәге яңа микрорайонда яшәүчеләр шунда килә.

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендәге участокта сайлаучылар шактый – 864 кеше.

-Үзсалым акчаларына Чирмешән елгасы аша басма-күпер ясап куйдылар бит, яхшы булды, шуннан да йөрибез: юл кыскарды, бигрәк тә аяк асты пычрак вакытта уңай. Урам юлларын да тигезләделәр. Җыелган акчаларның шулай файдасы булсын, әрәм-шәрәм итмәсеннәр. Тормыш булгач, хәл итәсе эшләр чыгып тора, моңа акча кирәк. Әнә Октярьская урамыннан Заречная урамындагы юл киселешендәге баганада берничә көн ут янмый, анысын да карарга кирәк, - диләр Октябрьская урамында яшәүче ирле-хатынлы Нина һәм Александр Самойловлар.

Чирмешән районының Чирмешән авыл җирлегендә киләсе елда үзсалым акчалары җыю һәм аларны куллану буенча референдумда 1627 кеше, ягъни исемлектәгеләрнең (5136 кеше) 31,7 проценты тавыш биргән.

Әлеге мәгълүматлар көндезге сәгать 12гә тупланган.

  • Референдум барлык участокларда да тыныч уза, - ди район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин.

Исегезгә төшерәбез: референдумда бүген 20 сәгатькә кадәр тавыш бирергә мөмкин. Бу чара Чирмешәндә – биш, Түбән Чегодайда һәм Казанкада берәр участокта үтә.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев