Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешәнлеләр яңа машиналарда йөри

Иске Котыш һәм Яңа Элмәле авыл җирлекләре башлыклары республика Президенты кулыннан яңа машина ачкычлары алдылар.

Өр- яңа “Шевроле Нива” автомобильләренә Республика көне уңаеннан муниципаль берәмлекләр арасындагы республика смотр – бәйгесендә җиңүчеләр ия булды. Әлеге конкурска барлыгы 200дән күбрәк гариза кергән.

-Безнең районнан бәйгедә дүрт авыл җирлеге катнашты, - ди Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин.- Җиңүчеләр арасында - без һәм Яңа Элмәле авыл җирлеге (башлыгы Борис Портнов). 29 августта әүвәл Дәүләт Советы бинасы каршында бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү булды, машиналардан ачкычлар тапшырдылар, аннан соң Казан буенча экскурсия оештырдылар. Бәйрәм “Пирамида” да дәвам итте. Шуны да әйтергә кирәк, күптән түгел генә Президент ярдәме белән авыл җирлекләренә компьютерлар һәм ноутбуклар бирделәр. Моның өчен дә рәхмәт.

president.tatar.ru фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев