Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешәнлеләр “Безнең ишегалды” проекты буенча фикер алышты

Район үзәгендәге күпфатирлы йортлар ишегалларына эскәмияләр, яктырткычлар, балалар өчен мәйданчыклар, кер киптерү урыннары, белдерүләр такталары кирәк.

Бу хакта район үзәгенең Совет урамындагы 3 нче һәм 5 нче йортларда яшәүчеләр ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Рәис Сөләйманов белән узган очрашуда әйттеләр.

 Татарстанда  «Безнең ишегалды» проекты старт алды, аның нигезендә киләсе биш елда республика шәһәрләре һәм район үзәкләрендәге барлык ишегалларын төзекләндерергә тиешләр.

Район үзәгендә күпфатирлы  30 йортның ишегаллары төзекләндерү, яңарту таләп итә. Программаны тормышка ашырганчы, аларда яшәүчеләр  белән сөйләшергә, үз ишегалларын ничек күрергә теләүләрен, беренче чиратта нәрсәдән башларга, төп игътибарны кая юнәлтергә икәнлеген ачыкларга кирәк. Реконструкция-үзгәртеп кору  планы җәмәгатьчелек фикере нигезендә формалашачак. Шушы максаттан депутатлар һәм хакимият вәкилләре республика районнарына чыгып, халык белән ишегалларында очраша, аларның теләк-тәкъдимнәрен өйрәнә. 

Әйтергә кирәк, Чирмешәндә халык фикер алышуда бик актив катнашты, ишегалларын яңарту буенча теләк-мөрәҗәгатьләр шактый булды. Хәтта балалар да үз тәкъдимнәрен җиткерделәр.

-Менә бу - Совет урамындагы 5 нче йортта асфальт тигез җәелмәгән. Кар эрегәндә, яңгыр яуса, су китми, җыелып тора, -ди очрашуда катнашкан “Чирмешән” торак-милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе Мәсхүт Хөсәенов.

Ял итү өчен эскәмияләркую, кер киптерү урыннары, машина кую өчен парковка ясау, карт агачларны кисеп алу, яктырткычлар урнаштыру, туфрак кайтарту, тротуарларны төзекләндерү – болар чирмешәнлеләр  күрергә теләгән төп үзгәрешләр, тәкъдимнәр. Һәр тәкъдимне  алдан әзерләнгән схемаларда билгеләп, язып бардылар.

Рәис Әхтәм улы ишегалдындагы очрашуга килүчеләрне зур игътибар белән тыңлап, үз фикерен дә җиткерде.

-Безнең районда август дәвамында күпфатирлы йортлар урнашкан 5 ишегалдында бүгенгедәй очрашулар көтелә. Халык белән сөйләшүләр, фикер алышулар һәм тәкъдимнәр “Бердәм Россия” идея биргән зур, мөһим проектны гамәлгә ашыруга ярдәм итәчәк, – ди "Бердәм Россия" җирле бүлекчәсенең башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Закиров.

 Мондый очрашуларда катнаша һәм үз тәкъдимен җиткерә алмаучылар теләкләрен “Минем депутат” системасы аша да, “МойДепутат.онлайн” сайтында, менюдагы “Безнең ишегалды” бүлеген сайлап яисә 8 800 201 16 00 телефон номерына шалтыратып юллый ала. 

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев