Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешәндә үзсалым акчасы урам юлларын чистартуга, зиратлар ихтыяҗларына да тотылачак. Җирлеккә трактор да кирәк

Үзсалым җыю һәм аны куллану мәсьәләләре буенча референдумга санаулы көннәр калып бара. Үзсалым акчасының күләме төрле җирлектә төрлечә, күпчелек җирлекләрдә ул акчаларны урам яктырткычларын монтажлауга, куюга, ремонтлауга, карап тоту чыгымнарын каплауга, су чыганакларын, башняларны ремонтлауга, тирәләрен төзекләндерүгә, зиратларны чистартуга һәм башка конкрет максатларга тотарга планлаштыралар.

-Бик мөһим референдум бу. Үзсалым җыю өчен халыкның ризалыгы кирәк һәм, билгеле, әлеге акчалар халык ихтыяҗларына тотылачак та, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева. – Кызганычка каршы, кайберәүләр үзсалымның нинди файда китергәнен аңлап бетерми. Хөкүмәт ярдәм иткәндә, бу мөмкинлектән  файдаланып калырга кирәк, югыйсә.


 

Светлана Сарыйм кызы сүзләре буенча, узган елларны (2015, 2016, 2017 нче еллар) Чирмешән авыл җирлеге буенча  халыктан җыелган һәм үзсалым өчен хөкүмәт биргән акчаларны бергә кушкач, 11 миллион сумга якын акча тупланган. Әлеге акчалар референдумда күрсәтелгән максатларга тотылган. 7 миллион сумга якын средствоны  район үзәгендә һәм авыл җирлегенә керүче авылларда урам яктырткычларын монтажлауга, куюга, ремонтлауга, карап тоту чыгымнарын каплауга юнәлдергәннәр. Чирмешән елгасы аша җәяүлеләр күперен ясауга  2 миллион сумга якын  акча сарыф ителгән. Тагын 714 мең сумлап  акчага Түбән Чегодай авылында чишмә һәм су башнясының территориясен төзекләндергәннәр һәм тотып алганнар. Халык акчасын Липки, Свобода, Титов поселокларының һәм Сотников хуторының зиратларын тотып алу өчен кулланганнар.

-Башкарылган эшләребез әлеге программаның уңышлы булуын тагын бер тапкыр раслый, -ди Светлана Ганиева. – Әгәр дә халык моны аңлап, быелгы референдумда катнашып, уңай җавап бирсә, киләсе елда да шушы эшләрне дәвам итәргә һәм башкаларны башкарырга планлаштырабыз. Авыл җирлеге территорисендә чишмәләрне төзекләндерү, урам яктырткычларына хезмәт күрсәтү, христиан һәм мөселман зиратларында  аерым, конкрет  эшләр башкару, район үзәге урамнарында тротуарларны ремонтлау, “Ландыш” балалар бакчасы янәшәсендә автотранспорт өчен стоянка ясау күздә тотыла. Болардан тыш, авыл җирлегендәге кайбер урамнарда  су проблемасын хәл итәсе бар, моның өчен проект-смета документлары ясау сорала.

Референдумга тагын бер мөһим мәсьәлә кертелгән – авыл җирлегенә тагылма агрегатлар белән трактор кирәк. Светлана Сарыйм кызы әйтүенчә, моны  район үзәгендә яшәүчеләр үзләре тәкъдим иткән. Авыл җирлегенең үз транспорты булса, чүп-чар чыгару, юлларны чистарту, чүп үләннәрен чабу да ансатрак, тизрәк эшләнер иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X