Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешәндә шәхси хуҗалыкларга тиешне бирәчәкләр

Чирмешән район Советы депутатлары Советның илле икенче утырышында “Чирмешән муниципаль районының 2019 елга һәм 2020 һәм 2021 еллар план чорына бюджеты турында” 2018 елның 13 декабрендә кабул ителгән 197 санлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр керттеләр.

Бюджетның керем һәм чыгым өлешләре 2 миллион 429 мең сумга арттырылды, аның кайларга юнәлдереләсе билгеләнде, шул исәптән 120 мең сум акчаны шәхси хуҗалыкларда терлекчелекне үстерүгә, шул исәптән төзелеш материаллары алуга юнәлдерергә килешенде.

-Бу максатка һәм сыер саву аппаратлары алу өчен тиешле миллион ярым сум тирәсе акча җитеп бетмәде, әмма, өстәмә керемнәр хисабына, аларны ел башында бирергә тырышачакбыз, - диде район башлыгы, Совет рәисе Фердинат Дәүләтшин. -Гомумән, 2020 елда да шәхси хуҗалыкларга, фермерларга мөмкин кадәр булышырбыз.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X