Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешәндә референдум көнне ярминкәдә дә булдылар

Мондый зур ярминкә ике атнага бер үтә. Бүгенгесендә дә тере мал, яңа тотылган балык, бал, гөмбә, ит, яшелчәләр, кием –салым, бодай, көнкүрештә кирек әйберләр тәкъдим иттеләр.

Берәү килосы 400 сумга каз түшкәләре сата. Бик симез, бер – берсе 4, хәтта 6 килолылар.

Алма  - 60 – 65, ит – 310, бал (өч литрлы банкада) 1000 сум тора.

-Тормыш яхшы, бар да бар, әле менә җылы куртка алдым,  - ди ярминкәгә килгән ветеран Вәгыйз Сәлахов.

-Киләчәктә дә тыныч, рәхәттә яшәргә язсын иде. Референдумда да шул хакта уйлап тавыш бирдем.

Районда үзсалым буенча референдум гражданнарның нык активлыгы белән үтә, көндезге сәгать 12 гә исемлеккә кертелгәннәрнең 49, 8  проценты, ягъни 7354 кеше тавыш биргән дә.

 Андреевка, Иске Үтәмеш, Казанка, Чумачка, Әккәрәй, Кармыш сайлау участокларында бу күрсәткеч 87 – 60 процент ук.

Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин әйтүенчә, референдум барышында закон бозулар турында шикаятьләр юк.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев