Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешәндә халык мөрәҗәгате игътибарсыз калмый

Лаешта гражданнарның мөрәҗәгать итү кануны буенча Республика Дәүләт Советының Президиум утырышы узды, анда, нигездә, гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләгәндә дисциплина дәрәҗәсен үстерү буенча сүз барды.

Узган елны Чирмешән районы башлыгы исеменә 291 мөрәҗәгать кергән, ягъни 2017 елдагыдан 33, 4 процентка азрак (2017дә 437 булган). Район Советы аппаратыннан хәбәр итүләренчә, бу райондашларыбызның “Халык контроле” порталыннан актив файдаланулары белән аңлатыла.

Район җитәкчесе һәр атнаның сишәмбесендә гражданнарны үзе кабул итә, моңардан тыш аңа язма рәвештә яисә районның рәсми сайтындагы интернет – кабул итү системасы аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

-Әлеге мөрәҗәгатьләрнең күп өлеше торак – коммуналь өлкәсендәге проблемаларга кагылышлы, шулай ук якташларыбыз район башлыгыннан торак, төзелеш, транспорт мәсьәләләре буенча да ярдәм сорыйлар, - ди  район Советының аппарат җитәкчесе Фәнис Камалов. - Һәрбер мөрәҗәгать контрольгә алына, аларның күбесе уңай хәл ителә, сораулар буенча ярдәм күрсәтелә. Мөрәҗәгать итүчеләргә язма рәвештә тиешле вакытта җавап бирелә.

Быел район башлыгы Фердинат Дәүләтшин 133 кешене кабул иткән. Райондашларыбызның күпчелеге ( 44 мөрәҗәгать) федераль программа нигезендә торак төзелешенә субсидия алу мәсьәләсендә булышлыкка өметләнәп  килгәннәр.  

Районда “Бердәм Россия” партиясенең дә җәмәгать кабул итү бүлмәсе актив эшли. ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов, РФ Дәүләт Думасы депутатлары Айрат Хәйруллин һәм Ольга Павловалар да чирмешәнлеләр белән еш очрашалар, гозерләрен тыңлыйлар. Агымдагы елның узган биш аенда аларга 101 кеше мөрәҗәгать иткән, 61 мәсьәлә уңай хәл ителгән, 24 сорау буенча консультация бирелгән, 6 мөрәҗәгать башка инстанцияләргә юнәлдерелгән.

Депутатларга да, нигездә, торак, субсидия, социаль тәэминат, экология, торак – коммуналь мәсьәләләр белән бәйле сораулар уңаеннан мөрәҗәгать итәләр.

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X