Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән районының 2019 елга бюджетын 647 миллион сум күләмендә расларга җыеналар

Проект беренче укылышта кабул да ителде, 3 декабрьдә ул ачык тыңлауларда тикшереләчәк.

Чирмешән муниципаль районының 2018 елда социаль-икътисади үсеше фаразлары үтәлеше һәм 2019-2021 елларга фараз турында карар кабул ителде.

Муниципаль район Советының кырык икенче  утырышында, районда социаль-икътисади хәлне тотрыклы санап, киләсе елларга да җитештерү темпларын сакларга, кече һәм урта бизнесны үстерергә, яңа эш урыннары булдырырга, салымнар җыюны яхшыртырга өметләнәләр, халык санын киметмәү һәм башкалар да  мөһим бурыч итеп куела.

Муниципаль районның 2019 елга һәм 2020-2021 еллар план чорына бюджеты проекты да беренче укылышта хупланды, 3 декабрьдә проект ачык тыңлауларда каралачак.

Районның финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин әйтүенчә, киләсе ел бюджеты дефицитсыз, ягъни керемнәр һәм чыгымнар да 647 миллион сум 950 мең сум күләмендә карала, ә 2020 елга – 648 миллион 143 мең, 2021 елга – 644 миллион 660 мең сум күләмендә. Докладчы әйтүенчә, киләсе ел бюджеты быелгыдан 69 миллион сумга күбәячәк. Билгеле, бюджетка керемнәрнең зур өлеше – 437 миллион 483 мең сумы, дотацияләр, субсидияләр, субвенцияләр рәвешендә, республика бюджетыннан киләчәк. Бу сумма кимүгә бара, салымнарны күбрәк үзебездә җыярга кушалар.

Районның контроль-хисап палатасы рәисе Рамил Әхмәдуллин бюджет проектына экспертиза нәтиҗәләре белән таныштырды, ул һәм Советның икътисади сәясәт һәм бюджет буенча даими комиссиясе рәисе Әбүзәр Мортазин да проектны расларга тәкъдим итте.

Утырышта муниципаль район Советының бюджетка кагылышлы 2017 елның 13 декабрендә кабул ителгән 127 нче санлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр керттеләр, кадрлар резервы турында 2014 нче елның 19 мартында кабул ителгән 210 нчы санлы карары да үзгәреш кичерде, Советта, башкарма комитетта һәм башка органнарда муниципаль хезмәт вазифалары реестры турында карарны яңа редакциядә расладылар.

Утырыш муниципаль район Советы рәисе, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин рәислегендә үтте.

Кадрия Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев