Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән районында үзсалым акчаларының бер өлеше кулланылмыйча тора

Халыктан җыелган үзсалымга республика бергә-дүрт исәбеннән акча бирә. Агымдагы елның беренче яртысында җыелган үзсалымга да андый ярдәм кайткан.. Ә бу елның соңгы алты аенда тупланганына республика өлеше 2019 елда гына була.

-Бүгенге көндә авыл җирлекләре Советларының исәп-хисап счетында 16 миллион сумга якын акча бар, - ди район финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин. - Әлеге акчаларга авылларда байтак эш башкарып була. Бу средстволарны бүген кулланып калырга кирәк, чөнки төзелеш, ремонт, үзгәртеп кору эшләрен җәй көне коры, җылы вакытта башкару уңайлы.

Түбән Кәминкә, Туймәт, Ульяновка, Күтәмә, Югары Кәминкә, Яңа Кади авыл җирлекләре Советлары елның беренче яртысында ук 2018 ел өчен үзсалым акчаларын җыеп бетергән һәм алар счетына республика ярдәме дә кайткан. Әйтик, Ульяновка авыл җирлегенең исәп-хисап счетында бер миллион сумнан артык акча бар, Түбән Кәминкә авыл җирлеге дә авыл халкының мәнфәгатьләрен кайгыту өчен 900 мең сумнан артык акча куллана ала. Лашман һәм Иске Үтәмеш авыл җирлекләре буенча да план үтәлү алдында, санаулы сумнар гына җыясы калган. Ә менә Шешминка авыл җирлегендә тиешле сумманың 40 проценты гына җыелган, алар хисабында нибары300 мең сумнан артык акча бар.

Кайбер авыл җирлекләре әле үткән - 2017 елгы үзсалым акчаларын да кулланып бетермәгән, вакыт барган саен ул акчаларның үзкыйммәте югала бара. Чирмешән һәм Яңа Элмәле авыл җирлекләрендә быел үзсалым акчалары җыелмады, чөнки референдум узмады. Бу авыл җирлекләре әле үткән елдагы акчаларын да кулланып бетермәгән. Чирмешәннең – 4 миллион сумнан артык, Яңа Элмәле Советының исәп-хисап счетында 150 мең сумнан артык акча буш тора.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев