Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән районында тагын ике якташыбыз мактаулы исем алды

Агымдагы елның әүвәлге 4 аенда район бюджетына үзебезнең салымнар һәм салым булмаган керемнәр 97 миллион 20 мең сум, ягъни еллык планның 39 проценты күләмендә җыелган, ә республикадан 275 миллион сум биргәннәр.

Узган елдагы  белән чагыштырганда  салымнар күбрәк күчерелгән. Хәер, 2018 елда да бюджет начар түгел иде. Район финанс-бюджет палатасы рәисе  Шәүкәт  Гатин әйтүенчә, монда нефть табучы оешмаларның өлеше зур булган. Бу – 2018 елда бюджет үтәлеше  турында мәсьәләне  тикшереп, муниципаль район Советының кырык җиденче утырышында катнашкан депутатлар бюджетның керемнәрен һәм чыгымнарын 740 миллион 790 мең һәм 732 миллион 215 мең сум күләмендә  расладылар, шул хакта карар чыгардылар.

Утырышта Чирмешән муниципаль район Советының Регламенты, районның  җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәткәрләрен мәҗбүри  дәүләт иминиятләве турында Нигезләмә  расланды, районның балигъ булмаганнар һәм  аларның хокукларын  яклау эшләре  буенча комиссия составына, муниципаль  район Советының 2018 елның 6 мартында кабул  ителгән 141 санлы карарына үзгәрешләр  кертелде,  район милкеннән  файдалануга кагылышлы карар да  хупланды.

Депутатлар Советның “Чирмешән муниципаль районының 2019 елга һәм 2020 һәм 2021 план чорына бюджеты турында” 2018 елның 13 декабрендәге 197 санлы карарына да үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында карарны да бертавыштан хупладылар.

Районда Мактаулы  гражданнар саны тагын ике кешегә күбәйде – районны социаль-икътисади  үстерүгә  лаеклы өлеш керткәннәре өчен – Әгъләмов Фазыл һәм Миндар Әгъзам улларына шундый мактаулы исем бирелде, аны аерым карарлар чыгарып документлаштырдылар.

Утырышны район башлыгы урынбасары, Совет рәисе урынбасары Габдрәшит Җамалтдинов алып барды.

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев