Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән районында кайбер объектларның документы, хуҗасы юк

Районда, һәр авылда диярлек, хуҗасыз объектлар бар, алар рәсмиләштерелмәгән. Элеккеге биналар шулай итеп буш тора, файда китерми, хәтта салым да түләнми. Кайберәүләр исә, җир ала да, аны эшкәртми, анда берни чәчми, чүп кенә үстерә.

-Бу өлкәдә тәртип булдырырга, бөтенләй ишелеп беткәнче биналарны теркәргә, документлаштырырга, кемгәдер бирергә кирәк,  монда милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына эзлеклерәк, конкрет эшләү сорала, - диде муниципаль район башлыгы, Совет рәисе Фердинат Дәүләтшин район Советының өченче чакырылыш илленче утырышында, муниципаль милекне кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына бирү мөмкинлеге дә каралган мәсьәләне тикшергәндә, фикер алышканда. Депутатлар әлеге уңайдан Советның 2017 елның 13 декабрендә кабул ителгән 130 нчы карарына өстәмәләр дә керттеләр, карар да чыгардылар.

Утырышта “Чирмешән муниципаль районының 2020 елга һәм 2021 һәм 2022 еллар план чорына бюджеты турында” да мәсьәлә каралды, бу хакта районның финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин чыгыш ясады.

Дөрес, бюджет проекты беренче укылышта, әлегә хупланды гына, аның буенча балалар сәнгать мәктәбендә 2019 елның 2 декабрендә сәгать 10да ачык тыңлаулар узачак.

Депутатларга муниципаль районда бюджет процессы турында Нигезләмә турында район Советының 2013 елның 26 ноябрендә кабул ителгән 192 нче карарына үзгәрешләр, шулай ук районның 2019 елга һәм 2020 һәм 2021 еллар план чорына бюджеты турында 2018 елның 13 декабрендәге 197 нче карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр керттеләр, бюджетның керемнәр һәм чыгымнар өлешләрен 1 миллион 50 мең сумга күбәйттеләр.

“Чирмешән муниципаль районының 2019 елда социаль-икътисади үсеш фаразы үтәлеше һәм 2020-2022 елларга фараз турында” муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Марат Әһлиуллин мәгълүмат бирде, аннары карар кабул ителде.

Фото: автор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев