Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән район Советы утырышында былтыргы бурычларны капларга акча бирделәр

Чирмешән районы бюджетында үзгәрешләр бар – чыгым һәм керемнәрне 10 миллион 464 мең сумга күбәйттеләр.

Депутатлар муниципаль район Советының бюджетка кагылышлы, 2018 елның 13 декабрендә кабул ителгән 197 санлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү мәсьәләсен бердәм хупладылар.

Әлеге, өстәмә керемнәрдән алынган акчалар, нигездә, бюджет учреждениеләренең узган елдагы кредиторлык бурычларын каплауга, агымдагы чыгымнарга тотылачак.

Советның муниципаль район башлыгы һәм район Советы рәисе урынбасары Габдрәшит Җамалтдинов рәислегендә узган кырык бишенче утырышында, аерым карар кабул итеп, муниципаль районның балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау эше буенча комиссия составына үзгәрешләр кертелде: башка эшкә күчүе сәбәпле, Светлана Севастьянова комиссия составыннан чыгарылды, муниципаль район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Светлана Хуҗиханова әлеге комиссия составына кертелде.

Утырышта муниципаль хезмәт вазыйфалары реестры турындагы, ЗАГС бүлегенә кагылышлы мәсьәләне дә карадылар, карар чыгардылар.

Фото архивтан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев