Чирмешән җирлекләре башлыкларына - яңа машина, балаларга - автобус
Советлар һәм тормыш

Чирмешән җирлекләре башлыкларына - яңа машина, балаларга - автобус

Иске Кади һәм Бәркәтә авыл җирлекләре башлыклары Илназ Мөхетдинов һәм Гөлфәния Гайнанова яңа “Нива” машиналарында йөриләр.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Муниципаль берәмлекләр съезды алдыннан муниципалитетлар арасында узган бәйге җиңүчеләрен бүләкләде, автомобиль ачкычлары тапшырды.

Шул ук көнне республика җитәкчесе район мәгариф бүлекләре начальникларына балаларны йөртү өчен мәктәп автобуслары да тапшырды. Татарстанның барлыгы 44 районына  ГЛОНАСС спутник системасы белән җиһазландырылган 57 Ford Transit автобусы юл алды, шул исәптән бер автобус безнең районга кайтты.

Фото: tatarstan.ru

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев