Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Быел Чирмешәндә 18 кеше депутат Салиховта кабул итүдә булган

ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салиховның быел соңгы тапкыр уздырылган кабул итүенә 18 чирмешәнле килде. Депутат ел дәвамында барлыгы җиде тапкыр гражданнар белән очрашкан, аңа 73 кеше үз гозерен җиткергән. Илгиз Мисбах улы киләсе елда да кабул итүләр уздырачак.

Шешминкадан килгән ханымның үткән ел йорты янган, инде ул өй төзи башлаган, эчке эшләр генә калып бара. Төзелешнең чыгымнары күп. Депутат  бу гаиләгә ярдәм ышандырды. Күтәмә авылындагы чиркәү тирәсен тотып алу өчен дә матди ярдәм булачак.

Илгиз Мисбах улы гражданнарга  юридик ярдәм дә күрсәтә, консультацияләр дә бирә. Ул операциягә чиратка баскан берәүгә аны тизләтүдә булышырга ышандырды. Шәхси ярдәмче хуҗалыгыннан саткан сөт өчен акча ала алмаучылар да еш килә депутатка, алар бу проблеманы чишү юлларын бергәләп эзлиләр. Чечен сугышында катнашкан карачишмәле торак шартларын яхшыртырга тели, депутат аңа да киңәш бирде.

Ландыш Зыякова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев