Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Бүген Чирмешән районында референдум үтә

Бүген Чирмешән авыл җирлегендә референдум билгеләнгән. Киләсе елда гражданнардан үзсалым акчалары җыюга һәм куллануга бәйле әлеге чара иртәнге 7дән кичке 20 сәгатькә кадәр узачак.

Чирмешәндә – биш, Казанкада һәм Түбән Чегодайда берәр участокта тавыш бирергә мөмкин.

-Участоклар, исемлекләр, бюллетеньнәр әзер, комиссияләр эшкә кереште, - ди район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин. -Сүз уңаеннан, республикада быел мондый референдум бүген бездә һәм Югары Ослан районында гына үтә, башка районнарда ул, әзерлеккә бәйле рәвештә, чүт кенә соңрак оештырылачак.

Мәгълүм булганча, райондагы башка җирлекләрдә быел референдум үткәрелми, җыясы үзсалым акчалары күләмен, аны нинди эшләргә куллануны җыеннарда гына билгелиләр, киңәш тоталар.

Чирмешәндә һәм районда иң зур – район авыл хуҗалыгы идарәсендә урнашкан, монда 1216 кеше сайлау исемлегенә кертелгән, участокка Наталья Иляева иртәнге сәгать җидедә үк килде, беренчеләрдән булып тавыш бирде.

-Бурычымны үтәдем, бүген әле эшкә дә барасы, - ди ул.

Фәрит һәм Алсу Зыятдиновлар да эшне озакка сузмадылар. Иртүк торганнар, участокка килгәннәр. Алар авылга кайтырга җыеналар, зур эш планлаганнар.

Киләсе елда Чирмешән җирлеге авылларында үзсалым акчаларын су челтәрләрен үзгәртеп кору өчен проект-смета документлары эшләтүгә, зиратларны төзекләндерергә, мәктәп яны спорт мәйданчыкларын үзгәртеп коруга, урамнарны карап торуга, яктыртуга, чистартуга бәйле чыгымнарны каплауга тотарга планлаштыралар.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X