Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Язгы хәлсезлекне ничек җиңәргә?

Кыштан соң организмга нинди витаминнар һәм минераллар аеруча кирәк? Табиб киңәшенә колак салыгыз.

Танылган табиб-диетолог Марият Мухина язга кергәндә организмга аеруча кирәк булган витаминнар һәм минераллар турында хәбәр итә.

Кышкы айларда кешегә кояш нурлары йогынтысында җитештерелә торган D витамины бик кирәк. D витамины сөт продукциясендә, йомыркада, лосось һәм тунец балыкларында бар.

Ноябрьдән март аена кадәр еш кына В төркеме витаминнары дефициты күзәтелә. Алар стресслы хәлләрне һәм депрессияне җиңәргә булышучы витаминнар булып тора. В витамины бөртеклеләрдә, яшел тәмләткечләрдә, авокадода, чүпрәдә һәм шпинатта аеруча күп.

Язын, шулай ук, организмда тимернең җитәрлек булуы бик мөһим, ул кан тамырларын һәм йөрәкне сәламәт хәлдә тотарга ярдәм итә.

Кышкы хәлсезлектән соң омега-3 майлы кислоталары арыганлык һәм начар кәеф белән көрәшергә ярдәм итә, алар майлы диңгез балыкларында һәм чикләвектә күп.

Источник

pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X