Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Яман шеш – хөкем карары түгел

Татарстанда ел саен якынча 16 мең кешегә яман шеш диагнозы куела. Ике ел элек онкологлар республиканың һәр 45нче кешесе яман шеш белән авырый дисә, быел 43нче кеше дип хафага салалар. Татарстан халкының Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда яман шеш белән күбрәк авыруын да яшермиләр. Бүген бу чир кагылмаган гаилә, коллектив...

Татарстанда ел саен якынча 16 мең кешегә яман шеш диагнозы куела. Ике ел элек онкологлар республиканың һәр 45нче кешесе яман шеш белән авырый дисә, быел 43нче кеше дип хафага салалар. Татарстан халкының Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда яман шеш белән күбрәк авыруын да яшермиләр.

Бүген бу чир кагылмаган гаилә, коллектив бармы икән инде? Табиблар, яман шештән курыкмагыз, аны хөкем карары итеп кабул итмәгез, диләр. Чыннан да, яман чирдән дәваланып, исән-имин яшәп ятучылар да аз түгел бит. Күрәчәге булгандыр инде, бер чыбык очы туганыбызның сул як күкрәк бизендә яман шеш таптылар. Моны ишетеп алган күрше-күлән: "Бичара, әнисе дә 44тә үлгән иде, кызы тагын да кыскарак гомерле булган", - дип, авыру апабызны тереләй җирли дә башладылар. "Әй, балалары кала, алар кызганыч", - диеште таныш-белеш чыланган күз керфекләрен сөрткәләп. Чын менә, ул чагында үзеннән бигрәк якыннары төшенкелеккә бирелде шикелле. Кем күпме булдыра акча җыештык, нишләргә белмичә, аһ-ваһ килдек. Туганыбыз озакламый диспансерга кереп ятты.
Берничә көннән күкрәген алдылар, шактый вакыт химия дәвасы узып йөрде. Шуннан соң, 15 елдан артык вакыт үтте. Шөкер, туганыбыз, исән-сау. Балалары үсте, оныклар сөяргә дә язган аңа. Чиләбе өлкәсендә зур гаилә булып яшәп яталар. Бергә җыелганда, ник бу хакта берәр тапкыр сүз куертсын, үзен жәлләтсен?! Сораштыра башласаң: "Сезнең бүтән сөйләр сүзегез юкмы?" - дип ачулана. Бик каты авырганда да йөзен чытмады, зарланмады, елаганын да күрсәтмәде ул. Аның шат күңелле булуына, үзен һәрчак пөхтә йөртүенә исләр китә. Олыгая барган саен чәч ясату, яңа күлмәк сатып алу өчен дә кәеф кирәк. Көчле рухлы туганыбыздан күп нәрсәгә өйрәнерлек. Бүген исә, оныкларны үстерешәм, мин булышмасам, кем булышсын, дигән теләк-омтылыш белән яши. 1970 елларда табиблар әнисенең гомерен саклап кала алмаган. Хәзер медицинаның мөмкинлекләре зуррак шул.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы яман шеш чиренә каршы 10 кагыйдәдән торган буклет әзерләгән. Узган ел министр Гадел Вафин төрле оешмаларда, заводларда булып, йөрәк-кан тамырлары системасы чирләренә каршы саклану чаралары турында чыгыш ясап йөргән иде. Быел да шундый очрашуларны дәвам итмәкчеләр. Яман шеш белән хатын-кызлар күбрәк авырый. Аларда сан ягыннан күкрәк бизе, тире яман шеше өстенлек итсә, ирләрдә җенес бизе, үпкә, тын юллары яман шеше исемлекнең башында.
Алдан беленгән чирне дәвалау җиңелрәк, диләр белгечләр. Ә статистикага килсәк, соңгы елларда 57 процент очракта чир беренче, икенче стадиядә беленә икән. Андый сырхауларның терелеп аякка басуына өмет зур. 17,7 процент очракта өченче стадиядә ачыклана. Монда хәл катлаулырак. Озак вакыт дәваланырга туры киләчәк. Шулай да савыгуга ышаныч бар. Ә 24 процент сырхау онкологларга соңгы стадиядә килә. Бу юлы табибларның сүзе катгый: бик четерекле, чир белән шактый тарткалаша торгач, исән калучылар да бар, ләкин тулысынча савыгу икеле, паллиатив ярдәм кирәк булачак.
Бездә күп кеше яман шеш белән хезмәткә яраклы яшьтә, ягъни җир җимертеп эшләп йөргәндә авырый. Еллар буе тикшеренмәү, күңелдә шик туса да, табибка баруны иртәгә, киләсе атнага кадыру - бик күпләргә хас. Шулай итеп еллар узып китә. "Кечкенә төртке кебек кенә шеш күрсәгез дә, аңа битараф калмагыз, - дип кисәтә сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин. - Тизрәк табибларга йөгерегез. Соңара күрмәгез!" Диспансеризация тикшерүе бүтән чирләр белән беррәттән яман шешне дә табуга юнәлдерелгән. Хатын-кызларда күкрәк бизе, аналык шешләре, ирләрдә җенес бизе, туры һәм кайма эчәклек чирләре шул тикшеренү вакытында табыла. Шул ягы да бар: 74 процент очракта беренче, икенче стадиядә беленә. Димәк, савыгуга, яшәүгә өмет зур!
Яман шешне булдырмый калу һәм чирнең азуына китермәү өчен 10 кагыйдә
- Тәмәке тартуны ташла. Үпкә, ирен яман шеше белән күбрәк тәмәке тарткан кешеләр авырый.
- Көчле исерткеч эчемлекләргә сак кара. Авыз куышлыгы, йоткылык, ашказаны-эчәк тракты яман шеше килеп чыга күрмәсен.
- Нурланыштан саклан. Озак вакыт кояш астында булу гына түгел, ә СПА салоннарда ясалма кызынуның да зыяны күп.
- Эш урыннарында да сәламәтлекне кайгырту ягын карагыз. Слесарь икән, авызга кадак, тимер кисәге капма. Агулы матдәләр яман шешкә китерә.
- Ашау-эчүдә талымлырак булыгыз. Үзебездә үскән яшелчә, җиләк-җимеш, клетчаткалы азык ашагыз. Эшкәртелгән ит ризыкларыннан баш тартыгыз. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, алар да яман шеш башлануга җирлек булып тора.
- Артык авырлыктан котылыгыз. Моңа югары калорияле ризыктан тыелып, физик активлыкны арттырып ирешеп була. Сәламәт кешегә көнгә 40 минут җәяү йөрергә.
- Әгәр кечкенә генә шеш күрсәгез яки бер сәбәпсезгә кан ага башласа, ашыгыч рәвештә табибка күренегез.
- Ирләргә киңәш: 45 яшьтән соң ел саен медицина тикшеренүе узарга кирәк.
- Хатын-кызларга киңәш: 35 яшьтән 45 яшькә кадәр елга бер мәртәбә УЗИ, 45тән соң маммография тикшеренүе узарга онытмагыз. Бала табу һәм имезү сөт бизләре яман шеше барлыкка килүне киметә, ә балага узудан саклану өчен эчә торган препаратлар, гормоннарны алыштыргыч буларак тәкъдим ителүче дарулар, киресенчә, чирне арттыра.
- Бу киңәш тә хатын-кызлар колагына. 20 яшьтән башлап, ел саен гинекология кабинетларында яки хатын-кызлар консультацияләрендә тикшеренеп торыгыз.
Фәния АРСЛАНОВА
http://vatantat.ru/index.php?pg=281

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яман шеш медицина онколог