Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тешләремә кара, шул да җитә...

Тешләр бозыла башладымы? Шәптән түгел. Ә беләсезме, теш проблемалары гомум организмдагы авыру-тайпылышлар хакында да сөйләргә мөмкин. Борынгы кешеләр дә күп авыруларны тешләрдән билгели алган.

Бүген дә табиблар тешләргә игътибарлы булырга куша һәм мондый киңәшләр бирә.

Сез тәмәке тартмыйсыз, тешләрегезне даими чистартып торасыз, ләкин соңгы арада аларның сары төскә керә башлавын күрдегезме? Бу очракта бавырыгызны тикшерү зарарлы булмас. Ә инде тешләр коңгыртлана башласа, иммунитетны ныгыту хакында кайгыртырга кирәк.

Шоп-шома тешләргә, бер карасаң, шатланырга кирәк кебек. Ләкин тешләрнең бик шома булуы сөяк тукымасы тыгызлыгының кимүе хакында сөйләргә мөмкин. Ә бу остеопороз башлануга сәбәпче була. Тиешле анализлар бирергә кирәк.

Тешләрне перламутр төсенә кертеп ялтырату өчен күпләр ярыйсы гына акча түгә. Ләкин табигатьтән искиткеч ап-ак булган тешләр калкансыман биз авырулары, анемия һәм туберкулез хәвефе хакында хәбәр итә ала.

Төнлә теш шыгырдату хроник стресс хакында сөйли.

Кайвакыт теш авыртуы лор-органнар белән проблемалар хакында сөйләргә мөмкин.

Источник: kiziltan.ru/zdorovie

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек тешләр