Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Таблеткага кадәр – сарымсак...

Кыш айларында халык бик еш салкын тидерә, грипп белән авыручылар да күбәя. Мондый чакта газета укучыларыбыз ничек дәвалана, нинди даруларга өстенлек бирә? Сорашуыбыз шул хакта. Миләүшә Шәйхетдинова: - Иммунитетны ныгыту өчен без көздән үк гөлҗимеш төнәтмәсе, лимонлы чәй эчәбез, суган, сарымсак ашыйбыз, шулай ук прививка да ясатабыз. Аларның файдасы бардыр,...

Кыш айларында халык бик еш салкын тидерә, грипп белән авыручылар да күбәя. Мондый чакта газета укучыларыбыз ничек дәвалана, нинди даруларга өстенлек бирә? Сорашуыбыз шул хакта.


Миләүшә Шәйхетдинова: - Иммунитетны ныгыту өчен без көздән үк гөлҗимеш төнәтмәсе, лимонлы чәй эчәбез, суган, сарымсак ашыйбыз, шулай ук прививка да ясатабыз. Аларның файдасы бардыр, дип уйлыйм, нык авырганыбыз юк. Чирли башласак та профилактика чараларын дәвам итәбез. Температура күтәрелсә "Антигриппин", "Терафлю" яки чемерди торган (шипучий) таблеткалар кабул итәбез.

Наталья Федотова: - Суык тидереп яки грипп белән авырый башласак "Парацетамол" эчәбез, "АЦЦ" төймәләреннән дә файда табабыз.

Гөлшат Мингатина: - Грипп башлану билгеләре сизелү белән үк халык медицинасы буенча дәваланам, мәтрүшкәле, лимонлы чәй эчәм, суган, сарымсак ашыйм. Әгәр салкын тидерүемне сизеп алсам ингаляция ясыйм - суга мәтрүшкә һәм чәй содасы салып шуның парларын сулыйм, аякларымны җылы суга тыгып торам. Чирне бу ысул белән генә җиңә алмаганда "Парацетамол" эчәм, табибларга мөрәҗәгать итәм.

Татьяна Колоколова: - Авыру билгеләре барлыкка килү белән үк дару төймәләренә үрелмим, әнидән өйрәнгән тәҗрибәне кулланам. Дару үләннәре, юкә чәчәге пешереп, аны кура җиләге яки бал белән эчәм, шул ук вакытта сарымсак һәм суган да кулланам. Грипп белән чирләгәндә, сәламәт кешеләрне зарарламас өчен, башкалар белән элемтәгә кермәскә, бүлмәләрне җилләтергә һәм дымлы җыештыру үткәрергә кирәк. Ә инде чир көчәеп китсә, температура күтәрелсә, "Анальгин", "Димедрол"дан файдаланам яки табибка мөрәҗәгать итәм.

Район үзәк больницасы терапевты Әнисә Минхәерова да үзенең киңәшләрен бирде: - Гриппны кисәтүнең иң яхшы алымы - вакцина ясату. Ә инде авыруны йоктырган очракта вируска каршы препаратлар ("Арбидол", "Кагоцел") кулланырга кирәк.

Әгәр авыру үзен начар хис итмәсә, температурасы 38 градуска җитмичә аны төшерергә киңәш ителми. Температураны төшерү өчен "Парацетамол" эчәргә кирәк. Бу дару ярдәм итмәсә, аның белән артык мавыгырга ярамый, кичекмәстән табибка күренегез.

Әлегә район үзәк больницасына грипп белән чирләүчеләр мөрәҗәгать итмәгән. Ә ел башыннан кискен тын юллары авыруларыннан 170 кеше ярдәм сорап килгән. Бу авыру белән табибларга көнгә уртача 10-15 кеше мөрәҗәгать итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X