Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Шешминка врачлык амбулаториясенә Бәркәтәдән дә киләләр

Шешминка врачлык амбулаториясе тугыз авылда яшәүче 1138 кешегә хезмәт күрсәтә. Авыруларны өч медицина хезмәткәре - фельдшер, процедуралар үткәрүче һәм балаларга хезмәт күрсәтүче шәфкать туташлары дәвалый. Амбулаториядә көндезге стационарда дәваланучылар өчен биш урын, хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерым ике палата бар. -Врач Юлия Варкичева да авыруларны авылга ук килеп даими кабул...

Шешминка врачлык амбулаториясе тугыз авылда яшәүче 1138 кешегә хезмәт күрсәтә.

Авыруларны өч медицина хезмәткәре - фельдшер, процедуралар үткәрүче һәм балаларга хезмәт күрсәтүче шәфкать туташлары дәвалый.

Амбулаториядә көндезге стационарда дәваланучылар өчен биш урын, хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерым ике палата бар.

-Врач Юлия Варкичева да авыруларны авылга ук килеп даими кабул итә, кирәк очракта дәвалау курсы билгели, -ди фельдшер Людмила Тимохина. - Юллама белән Чирмешәннән килүчеләргә дә хезмәт күрсәтәбез, хәтта Бәркәтәдән килеп тә укол, система алучылар була, биш урынның берсенең дә буш торганы юк. Хезмәт шартларыбыз бик яхшы, җылы, бөтен уңайлыклар бар. 2013нче елдан бирле яңа урында эшлибез бит. Авыл уртасында булгач, халыкка да бик уңай. Кирәк булганда, авыруларны Чирмешәнгә дә илтеп киләбез, үзебез дә өйләргә барып, ярдәм күрсәтәбез, машина да, йөртүче дә бар.

Медицина пунктына көн саен уртача 7-8 кеше мөрәҗәгать итә. Авыруларның күбесе өлкән яшьтәге кешеләр. Безгә йөрәк-кан тамырлары, остеохондроз кебек авырулар белән киләләр.

Сүз уңаеннан, быел Шешминкада ике бала туган (узган елда өч), балалар бакчасында 11 сабый тәрбияләнә.

Кадыйр Гомәров фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Туймәт егете Инсаф Артекта төз атып танылды

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/18194

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Шешминка Бәркәтәдән киләләр врачлык амбулаториясенә