Организмнан токсиннарны ничек чыгарырга?
Сәламәтлек

Организмнан токсиннарны ничек чыгарырга?

Олы яшьтәгеләр өчен бу рецепт бигрәк тә файдалы.

Бу эчемлек токсиннарны гына чыгарып калмый, ашказаны эшчәнлеген яхшырта, эчне дә йомшарта.

Алабыз:

- кара җимеш - 150 гр.

- йөзем -150 гр.

- 5 чынаяк су.

Суга җимешләрне салып, сүрән утта 15 минут кайнатабыз. Шикәр салмаска. Суынгач, эчәбез.

Бер атна дәвамында көн саен иртән ач карынга бер зур стакан эчәргә. Ярты сәгатьтән ашарга.

Ясаган компотны суыткычта сакларга. 

Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә онытмагыз.

 

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев