Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Нигә кирәк дип әйтмәгез!

Бу көннәрдә Чаллыда кызамык белән тагын берничә кешенең авырып китүе мәгълүм булды. Йогышлы чир якын арада кабат үзен сиздерергә мөмкин. Аннан бердәнбер саклану чарасы – прививка ясату. Белгечләр бу хакта һәр­даим кисәтсә дә, бик күпләр моңа кадәр ул сүз­ләрне колагына да элмәде.

Сәла­мәтлек саклау министрлы­гының  штаттан тыш эпидемиологы Наталья Ивойлова әйтүенчә, кайбер ата-аналар прививканы үзенә ясаткан очракта да, баласына ясатмау яклы. Ни өчен дип сорагач, сәбәбен аңлатып бирә алмыйлар. Моңа кадәр грипп­ка каршы вакциналар бе­лән дә шундый ук хәлләр килеп чыкты, әти-әниләр бел­­гечләрнең аңлатуын чын­га алмады.

 Сабыйлар өлкәннәрнең ваемсызлыгы аркасында нин­­д­и генә чир корбанына әйләнми. Татарстанда яшь әни туберкулез белән авырып китә һәм чирне бер яшь тә сигез айлык нарасыена да йоктыра. Бу хакта журналистларга “Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгында бул­ган матбугат конферен­циясендә сәла­мәт­лек саклау министры урынбасары Сергей Осипов җиткерде. Үп­кәсенә зыян килгәнгә, авырлык белән генә тын алган баланы хастаханәгә салалар. Әнисе прививка ясатуга каршы чыкканда, баласының шулай авырып китәсен күз алдына да китермәгән, күрә­сең. Өйдә саклык чараларын күрергә тырышсаң да, чирне көтмәгән җирдә эләктереп кайтырга мөм­кинсең. Әйтик, сәүдә үзәк­ләрендә, транспортта, башка җәмәгать урын­нарында йөргәндә... “Әйләнә-тирәң­дә барысы да сәламәт булу синең беркайчан да авыр­маячагың турында сөйләми әле”, – ди Сергей Альбертович.

 

Белгечләр кисәк килеп чыккан йогышлы авырулардан соң,  вакциналарны планнан тыш ясарга мәҗ­бүр була.  Авырулар белән бәйләнеше булган 69 балага, 34 медицина хез­мәт­кәренә туберкулезга каршы шундый чара күрелгән.

Бу көннәрдә Чаллы поликлиникаларында кызамыкка каршы вакцина ясатучылар күбәйгән. Ул җә­һәттән, белгечләр Балтач районын да мисалга китерде. Анда дистәгә якын кешедә сары авыруы (А гепатиты) табылгач, чир тиз арада башкаларга да таралмасын өчен, ашыгыч рә­вештә 395 кешегә вакцина ясыйлар. Шуларның 248е – балалар. Сергей Осипов әйтүенчә, плансыз рәвештә үткәрелгән чаралар республика казнасына зыян ки­терә, ул акчаны башка максатларда тота алыр идек. Плансыз рәвештә вакцина ясау чаралары өчен ярты миллион сумнан артык акча киткән. Ә йогышлы чир­ләрнең өзле­гүләр барлыкка китерүен дә исәпкә алсаң, кеше өчен ул ки­ләчәктә бик кыйммәткә чыгачак.

http://vatantat.ru

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X