Кичке алтыдан соң ашау зарарлы дигән сүз - миф
Сәламәтлек

Кичке алтыдан соң ашау зарарлы дигән сүз - миф

Кичке алтыдан соң ашау тазарырга мөмкин дигән ышану миф булып тора.

Диетолог-нутрициолог Роман Пристанский шундый фикере белән уртаклашкан. Аның сүзләренчә, организм төнлә күзәнәкләрне торгызу, гормоннар синтезы һәм тукымаларны «ремонтлау» белән шөгыльләнә, ә бу процесслар өчен энергия кирәк.

«Ни өчендер «18:00» саны тылсымлы булып тоела. Ләкин санасак, бу стратегиянең җитди минусы бар. Без 00:00 дә ятабыз – бу 6-7 сәгать ризыксыз дигән сүз, ягъни 12-14 сәгать ачлык килеп чыга. Якты көннең яртысын гомумән берни ашамыйча торып карагыз. Гади кеше өчен моның мәгънәсе юк», - ди Пристанский.

Диетолог шулай ук ашау арасындагы озак вакытлы тәнәфесләр шикәр күләме сикерүгә һәм мускул массасы югалуга китерә, дип өстәде.

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев