Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Эсседә душка ешрак керегез

Район үзәк больницасына эссе тию һәм кояш сугу сәбәпле мөрәҗәгать итүчеләр саны күбәйгән, кояшта тән пешү очраклары да булган. Соңгы көннәрдә халык кояшның артык нык "яндыруыннан" җәфа чигә. Бу аномаль эсселектән ничек сакланырга? Район үзәк больницасының дәвалау эшләре буенча баш врач урынбасары Марсель Кидрячев түбәндәге киңәшләрен тәкъдим итте: Сәгать көндезге...

Район үзәк больницасына эссе тию һәм кояш сугу сәбәпле мөрәҗәгать итүчеләр саны күбәйгән, кояшта тән пешү очраклары да булган.

Соңгы көннәрдә халык кояшның артык нык "яндыруыннан" җәфа чигә. Бу аномаль эсселектән ничек сакланырга? Район үзәк больницасының дәвалау эшләре буенча баш врач урынбасары Марсель Кидрячев түбәндәге киңәшләрен тәкъдим итте:
Сәгать көндезге 11дән кичке 16га кадәр кояш бик актив кыздырган вакытта урамга чыгудан тыелып торыгыз. Ә инде ачык һавага чыкканда иркен, ачык төстәге киемнәр кияргә тырышыгыз. Бу көннәрдә баш киеме турында да онытырга ярамый.
Җәйге эсседә сыеклыкны күп эчәргә кирәк: өлкәннәргә - 3 - 3,5, балаларга 2 - 2,5 литр. Лимонлы су, яшел чәй, газсыз минерал су, компот - сусауны бастыручы эчемлекләр. Борын һәм тамакны чайкап торырга. Эсседэ спиртлы эчемлекләр эчү катгый тыела. Мөмкинлек булса, көнгә берничә тапкыр душ керергә.
Бик эсседә майлы ризыклар да ашарга киңәш ителми. Менюда нигездә җиләк - җимеш һәм яшелчәләр булырга тиеш.
Әгәр дә инде кояш астында озаграк булып кергәннән соң үзегездә баш әйләнү, хәлсезлек, колакларда тавыш булуы кебек билгеләр сизәсез икән, тиз арада күләгәле, салкынрак урынга күчәргә. Тәнгә салкын компресс куярга, газсыз минерал су бирергә. Әгәр дә хәл әйбәтләнми икән, больницага мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Бу чорда өлкән яшьтәге кешеләргә карата аеруча игътибарлы булырга. Балаларны да кызу кояш астында озак йөртү киңәш ителми.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы сәламәтлек