Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешәнлеләр район больницасына мөрәҗәгать итәләр

Беренче кар яуган октябрь аенда гына да район үзәк больницасының хирургия кабинетына төрле имгәнүләр белән 70кә якын райондашыбыз мөрәҗәгать иткән. Кызганычка каршы, кыш - ул кар, кызыклы кышкы уеннар, Яңа ел гына түгел, ә тагын - гел алмашынып торучы һава торышы да: бер карыйсың кар ява, шуннан җылытып җибәрә җибәрә,...

Беренче кар яуган октябрь аенда гына да район үзәк больницасының хирургия кабинетына төрле имгәнүләр белән 70кә якын райондашыбыз мөрәҗәгать иткән.


Кызганычка каршы, кыш - ул кар, кызыклы кышкы уеннар, Яңа ел гына түгел, ә тагын - гел алмашынып торучы һава торышы да: бер карыйсың кар ява, шуннан җылытып җибәрә җибәрә, буран чыга, юллар бозлавыкка әйләнә. Шул чорда төрле дәрәҗәдә имгәнү - травма алучылар да арта. Аларны ничек булдырмаска соң?

-Кышкы травматизмны кисәтү өчен гади генә кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Бу чорда тигез табанлы яки түбән квадрат үкчәле аяк киеме кияргә киңәш ителә.Табан шуышмый торган эре сырлар белән булса яхшырак, - ди район үзәк больницасының травматолог - ортопеды Илья Анисимов.- Кышкы травматизмны булдырмауның иң мөһим шарты - саклык һәм игътибарлылык.

Травма, нигездә, егылу нәтиҗәсендә килеп чыга. Димәк, "дөрес итеп" егыла белергә дә кирәк.

-Әгәр егыла башлаганыгызны сизсәгез, чүгәләргә тырышыгыз, шулай иткәндә сезнең егылу биеклеге кечерәячәк. Монан тыш, егылу мизгелендә җыелырга кирәк, иягегезне күкрәккә тартыгыз, кулларны корсакка таба алыгыз, терсәкләрне тәнгә кысыгыз, - дип киңәш бирә Илья Петрович. Иңбашларны алга чыгарырга тырышыгыз һәм аякларны бергә тотыгыз. Турайган кулларга егылмаска тырышыгыз. Шулай ук егылганда бәрелү гәүдәнең ян өслегенә туры килерлек итеп, читкә борылырга кирәк. Әгәр аркага егыласыз икән,- иякне күкрәккә кысыгыз, ә кулларны мөмкин кадәр киңрәк җәегез. Бу сезне баш сөяге - ми травмаларыннан саклар. Әгәр тайгак баскычтан егыласыз икән, бит һәм башны саклау мөһим: аларны куллар белән капласагыз яхшы.

Әгәр дә инде егылып травма алдың икән, беренче ярдәмне ничек дөрес күрсәтергә?

-Безнең райондашларыбызның бер, начар дисәң дә була, гадәтләре бар. Травма алгач, беренче чиратта, халык медицинасына яисә буыннарны утыртучыга йөгерәләр,"- ди Илья Анисимов.- Мин болай эшләмәскә киңәш итәр идем. Беренче ярдәм күрсәткәндә дә ниндидер билгеле бер белем һәм күнекмәләр булырга тиеш, алар юк икән, имгәнгән кешене тизрәк больницага китерергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы больница травма Районы