Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешәндә одеколон эчеп агуланучылар да бар

Безнең районда узган елны хәмер эчеп агулануның алты очрагы теркәлгән, аның берсе кеше үлеменә китергән (2013нче елны районда спиртлы эчемлекләр белән агуланып, өч кеше вафат булган). Татарстанда исерткеч эчемлек белән агуланып, 2014 елның алты аенда 155 кешенең гомере өзелгән булса, быел шул чорда андыйлар 185 кеше. -Кызганычка каршы, алкоголь белән...

Безнең районда узган елны хәмер эчеп агулануның алты очрагы теркәлгән, аның берсе кеше үлеменә китергән (2013нче елны районда спиртлы эчемлекләр белән агуланып, өч кеше вафат булган).

Татарстанда исерткеч эчемлек белән агуланып, 2014 елның алты аенда 155 кешенең гомере өзелгән булса, быел шул чорда андыйлар 185 кеше.
-Кызганычка каршы, алкоголь белән агуланучылар саны күпкә артык, - ди район үзәк больницасы баш врачы Рафаэль Габдрахманов.- Һәм, күп очракта, сыйфатсыз исерткеч эчемлекләр куллану нәтиҗәсендә агуланалар. Татарстанда контрафакт алкоголь кулланудан үлүчеләр саны артканнан - арта бара. Алай гына да түгел, узган елның кышында районда антифриз эчеп агуланучы булды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яшьләр арасында да спиртлы эчемлекләр белән мавыгучылар күп. Безнең бурыч- исереклек афәтеннән котылу юлларын эзләү, яшь буынны сәламәт яшәү рухында тәрбияләү.
Врачлар сүзе буенча, кибетләрдән косметик лосьон, "Тройной" одеколоны, даруханәләрдә вак шешеләрдә сатылучы, составында медицина спирты булган даруларны кулланучылар да бар.
Больница наркологы Лилия Фәсхетдинова әйтүенчә, бүген алкоголизм чире белән авыручы 137 кеше исәптә тора, шуларның 32се - хатын - кыз. Гомумән, соңгы вакытта бу проблема белән гүзәл затлар еш мөрәҗәгать итә икән.
-Алкоголизм-дәвалануга авыр бирелә торган чир. Әмма теләк һәм ихтыяр көче булганда, авырлыкларны җиңеп чыгып, үз максатыңа ирешергә мөмкин, - ди Лилия Шамил кызы.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы алкоголь продукциясен законсыз сату