Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешән районында гриппка каршы вакцина ясыйлар

Гриппка каршы вакцинаны, гадәттә, ел саен октябрь - ноябрь айларында ясыйлар. Врачлар әйтүенчә, вакцина ясалгач, ике атнадан соң иммунитет көчәя һәм грипп вирусына каршы антитәнчекләр эшләп чыгарыла. -Вакцина ясату - бу авырудан саклануның иң кулай чарасы булып тора, - ди район үзәк больницасы врач - эпидемиологы ярдәмчесе Вера Буракшаева. -...

Гриппка каршы вакцинаны, гадәттә, ел саен октябрь - ноябрь айларында ясыйлар. Врачлар әйтүенчә, вакцина ясалгач, ике атнадан соң иммунитет көчәя һәм грипп вирусына каршы антитәнчекләр эшләп чыгарыла.

-Вакцина ясату - бу авырудан саклануның иң кулай чарасы булып тора, - ди район үзәк больницасы врач - эпидемиологы ярдәмчесе Вера Буракшаева. - Өлкәннәр өчен "Совигрипп", балаларга "Гриппол плюс" һәм "Ультрикс" вакцинасы кулланыла. Район үзәк больницасына, гомумән, 4450 доза вакцина кайтарылды. Районда 3328 кешегә гриппка каршы вакцинация ясалган.
Хәзер прививканы ясату өчен иң кулай вакыт. Авыручылар юк диярлек. Вакцинаның нәтиҗәсе бер елга сузыла. Димәк, грипп соңрак килер дә, прививка үз көчен югалтыр, дип куркырга кирәкми.
Гриппка каршы вакцина хәтта тын юлларының кискен вируслы инфекцияләрен җиңелчә формада гына кичерергә ярдәм итә. Шуңа да белгечләр, үз сәламәтлеген кайгырткан һәр кешегә вакцинацияләнергә киңәш бирә. Быел әлеге прививканы теләге булган һәр кешегә бушлай ясыйлар, моның өчен поликлиникага 105нче кабинетка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы грипп вакцинация