Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешән районына яңа баш врач килде (+ФОТО)

Чирмешәнгә Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин килеп, районның сәламәтлек саклау хезмәткәрләре белән очрашты, коллективка яңа баш врач тәкъдим итте. Рөстәм Тәлгать улы Мирзин 1984нче елгы. Аксубай районында туып үскән. Моңа кадәр ул Казанда "Инсайт клиникасы"нда баш врач булып эшләгән. Белгечлеге буенча анестезиолог - реаниматолог. Өйләнгән, ике бала үстерә. -Медицина...

Чирмешәнгә Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин килеп, районның сәламәтлек саклау хезмәткәрләре белән очрашты, коллективка яңа баш врач тәкъдим итте.

Рөстәм Тәлгать улы Мирзин 1984нче елгы. Аксубай районында туып үскән. Моңа кадәр ул Казанда "Инсайт клиникасы"нда баш врач булып эшләгән. Белгечлеге буенча анестезиолог - реаниматолог. Өйләнгән, ике бала үстерә.
-Медицина хезмәткәрләренең төп бурычы - үлем дәрәҗәсен киметү, халык санының тотрыклы үсешенә ирешү, - диде республиканың баш табибы. - Моның өчен дәвалау гына җитми, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, профилактик эшне активлаштыру кирәк. Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсенә зур игътибар бирелә. Эш өчен уңай шартлар тудырыла. Һәм һәр врач, һәр коллектив үз эшен җиренә җиткереп башкарырга тиеш. Коллективта бердәм, уртак тел табып эшләгән вакытта гына уңышларга ирешеп, кеше гомерен коткарып калып була.
Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин район үзәк больницасының элеккеге баш врачы Рафаэль Габдрахмановка, биредә куйган хезмәте өчен рәхмәтен белдерде һәм яңа җитәкчегә яңа урында уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Сәламәтлек саклау министры баш врач