Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешән больницасында дога белән дә дәваланалар

Дин тотучылар өчен хәзер Чирмешән больницасында гыйбадәт кылу урыны бар. Стационарның өченче катындагы ашханәне бераз кыса төшеп, биредә мөселманнар өчен дә, христианнар өчен дә аерым аулак бүлмәләр ясап куйганнар. -Авырып китсәк, Алланы тагын да ешрак искә төшерәбез бит. Больницада яткан вакытларда болай да дини китапларыбызны алып килеп эчтән генә укый...

Дин тотучылар өчен хәзер Чирмешән больницасында гыйбадәт кылу урыны бар. Стационарның өченче катындагы ашханәне бераз кыса төшеп, биредә мөселманнар өчен дә, христианнар өчен дә аерым аулак бүлмәләр ясап куйганнар.

-Авырып китсәк, Алланы тагын да ешрак искә төшерәбез бит. Больницада яткан вакытларда болай да дини китапларыбызны алып килеп эчтән генә укый идек. Ә бу бүлмәләрдә инде сиңа беркем дә комачауламый. Урын барыбызга да җитә. Больница җитәкчелегенә рәхмәт, бик әйбәт эшләгәннәр,-ди Чирмешәннән Валентина Пыжикова.
Терапия бүлегендә дәваланучы Фәһимә апа Закирова да яңа бүлмәдә өйлә намазы укып чыккан. Бүлмәдән иман нуры балкып тора дип, шатлана ул да.
Бер кечкенә коридор сыман бүлмә аша аерым бүлмәләргә үтәсе. Мөселманнар бүлмәсендә идәнгә намазлыклар җәелгән, укысаң, дини китаплар да бар. Христианнар ягында да дини кирәк-яраклар урнаштырганнар, анда да кечкенә генә китапханә булачак икән. Шушы бүлмәләрдә руханилар тәүге дини йолалар да башкарды.
Гыйбадәт кылу бүлмәләрен ачканда, район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов эшмәкәрләр Булат Латыйповка, Геннадий Давыдовка, Мансур Бәдретдиновка да рәхмәтләрен әйтте. Алар изге эш өчен я акчалата, я төзелеш материалы белән булышкан.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: больница Чирмешьн районы

2
X