Соңгы вакытларда халык арасында миокард инфаркты очраклары ешайган. Бу елның җиде аенда район үзәк больницасына бу авыру белән 8 кеше мөрәҗәгать иткән. Үткән ел андыйлар 16 булган.
Миокард инфаркты - ул миокардның аерым участогы үлүе, ягъни йөрәк тамырларының аерым зонасында кан әйләнеше тулысынча яки өлешчә тукталу сәбәпле килеп чыга.
-Һәр...
Соңгы вакытларда халык арасында миокард инфаркты очраклары ешайган. Бу елның җиде аенда район үзәк больницасына бу авыру белән 8 кеше мөрәҗәгать иткән. Үткән ел андыйлар 16 булган.
Миокард инфаркты - ул миокардның аерым участогы үлүе, ягъни йөрәк тамырларының аерым зонасында кан әйләнеше тулысынча яки өлешчә тукталу сәбәпле килеп чыга.
-Һәр кеше бу чирнең төп билгеләрен белергә һәм вакытында беренче ярдәм күрсәтә алырга тиеш, - ди район үзәк больницасы врачы Әнисә Минхәерова. - Дөрес ярдәм күрсәтелгәндә чир җиңелрәк үтәргә мөмкин.
Инфарктның беренче билгеләре: сул күкрәк, кул, калак сөяге, муен һәм казналыкның аскы өлешендә көчле авырту барлыкка килү. Ул авыр физик эш вакытында да, тыныч торганда да башланып китеп, дистәләгән минут дәвам итәргә, авырту бер көчәергә, бер басылырга мөмкин. Нитроглицирин да авыртуны тиз генә басмый. Гадәттә, шикәр чире белән интегүчеләрдә авыртусыз гына хәлсезлек сизелә. Тәннән салкын тир чыга, күңел болгана.
Үзегездә яки якыннарыгызда шундый билгеләр сизгәндә утырырга яки башны югары куеп ятарга. Муен тирәләрен кысып торган киемнән арындырырга, саф һава керүне тәэмин итәргә кирәк. Авыруга нитроглицирин бирелә. Авырту бетмәсә ашыгыч ярдәм яки фельдшерны чакырырга кирәк, дип киңәш бирә врачлар.
Шулай ук миокард инфарктын профилактикалау чараларын белү дә файдага. Иң элек гәүдә авырлыгын контрольдә тотарга һәм начар гадәтләрдән арынырга. Туклану рационында яшелчә, җиләк-җимеш күп булса яхшы. Даими физик күнегүләр инфаркт куркынычын киметә. Тәмәке организмга куркыныч тудыра. Алкоголь эчемлекләрен артык куллану да тыела, ул авыруны көчәйтүгә сәбәп була. Югары кан басымы йөрәк эшчәнлегенә басымны арттыра. Ишемия авыруына шикәр диабеты тискәре йогынты ясый. Бу кандагы шикәр арту белән бәйле. Шуның өчен кандагы шикәр күләмен контрольдә тотарга кирәк.
Әгәр үзебезнең сәламәтлегебезгә һәм яшәү рәвешебезгә игътибарлы булсак, йөрәк авыруына да каршы торырга мөмкин.
Нет комментариев