Безгә язалар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чирмешәннең “Яшүсмерләр” клубында балалар агач машина, тракторлар ясый
Уңган, булдыклы, авыл тормышын яратучы, эш җаен белгән кешеләр үстерү – авыл җәмгыятенең, шул исәптән, күп ата-аналарның уртак теләгедер.
-
“Мөшбикә” мәчетендә бәйрәм оештырган өчен рәхмәт
Чирмешәннең “Мөшбикә” мәчетендә балалар өчен бик күңелле бәйрәм булды. Чара якшәмбе көнне булгач, халык бик күп иде. Балаларын җитәкләп, анда әти-әниләр дә, милли киемнән әби-бабайлар да килгән.
-
Иске Сережкино кешесе туган авылы турында фильм чыгарган
Иске Сережкино тарихы турында “Иске Сережкино авылы тарихы”, “Шешкел” китаплары, “Шешкел”, “Туармин приходы” дигән фотоальбомнар чыгарылган; “Себер һәм Татарстан Республикасының чуаш авыллары”, “Татарстан Республикасының чуаш авыллары” китапларында безнең авылга багышланган бүлекләр язылган.
-
Совет урамындагы 5 нче йортта төрле милләт кешеләре дус яши
Тормышыбыз, яшәү шартларыбыз көннән-көн яхшыра. Чирмешәннән Сәгыйровларның Совет урамындагы, 5 нче йортына күченеп яши башлаганнарына да 38 ел вакыт үткән. Фатирдагы ул вакыттагы шартларны бүгенгесе белән чагыштырырлык та түгел.
-
Югары Кәминкәдә, 50 елдан соң, сыйныфташлар кабат күрешкән
Югары Кәминкә мәктәбен 1972 елда тәмамлаган егет һәм кызлар, бүген инде чәчләргә чал кергән апалар-абыйлар, сыйныфташлар очрашуына җыелдык.
-
Иске Сережкинның барлыкка килү тарихын искә төшерделәр
Авыл мәдәният йортында Иске Сережкино авылы көне узды.
-
Чирмешәнле район газетасын эшендә укый
Тамара Тимохинаның газетаны өенә яздырмавының төп сәбәбе – матбугат басмалары вакытында килеп җитмәү, бер-ике атнадан соң анда язылган хәбәрләрнең актуальлеге калмый.
-
Теләсә кем китапханәче була алмый
Иске Кади авылы китапханәсенең ишекләре һәрвакыт ачык. Төрле яшьтәге кешеләр үз мәнфәгатьләрен, кызыксынуларын канәгатьләндерү өчен бирегә килә. Авыл китапханәсе мәктәп укучыларының да яраткан урыны.
-
Чирмешәндә Ана һәйкәле куюны куәтләүчеләр күп
Район үзәгендә Ана һәйкәле төзү турында сүз чыккач, тизрәк аны күрәсе килә башлады. Һәйкәлнең нинди булырга тиешлеге, кайсы урында куелуы турында фикерләр күп булды. Мин дә бер кат үз тәкъдимемне җиткергән идем.
-
Чирмешән районы халкы динле
Кеше иң элек ана телен камил белергә тиеш. Мин туган телен белмәгән кешене, ничектер йортсыз кешегә тиңлим, андыйның дине дә булмый, гореф-гадәтләрне дә белми, дигән сүз.
-
Чирмешән эшмәкәре авылдашларын күчтәнәчләр белән сөендерә
Лашман һәм районыбыз авыллары халкын тәмле камыр ризыклары, кетердәп торган йомшак ипиләре белән тәэмин итеп торучы эшмәкәр - Лашман пекарнясы җитәкчесе Альберт Яхъя улы Латыйповка яраткан газетабыз “Безнең Чирмешән” аша рәхмәт җиткерәм.
-
Түбән Кәминкә пенсионеры авылда даруханә кирәксенә
Безнең авылда урнашкан участок больницасы тирә-күрше дистәгә якын авыл халкына хезмәт күрсәтте. Аның үзендә даруханә дә бар иде. Больницабызда гел үз эшенә бирелгән, тырыш табиблар, шәфкать туташлары хезмәт куйды, алар гел мактаулы булдылар.
-
Чирмешәндә ана һәйкәле төзүне хуплыйм
“Безнең Чирмешән” газетасының 4 февраль санындагы “Ана һәйкәле булырмы?” исеме астында басылган мәкалә кулыма каләм алырга мәҗбүр итте.
-
Һәйкәл яныннан баш иеп үтәрлек булсын
Әниләрне исән вакытта хөрмәтләргә кирәк, алар мәңгелек түгел. Район үзәгендә Ана һәйкәле куелса бу исәннәргә дә, инде арабыздан киткән әниләргә дә олы хөрмәт билгесе булыр иде. Ә урынына килгәндә, ул каядыр үзәктә булырга тиеш дип уйлыйм. Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты яныннан автомобильдә генә үтеп китәбез, бу һәйкәл һәркем күрерлек, баш иеп үтәрлек урында куелса яхшы.
-
Герой якташыбызны Украинада да яхшы беләләр
Чын радиосөючеләрнең, көненә бер генә тапкыр булса да, дөньяның төрле нокталарында яшәгән коллегалары белән элемтәгә кереп, бераз эфир тавышын тыңламасалар, күңелләре булмый…