Әниләрне исән вакытларында хөрмәтлик
Календарьдә бәйрәмнәр күп, шулай да барлык кешеләргә дә иң кадерлесе, мөгаен, Әниләр көнедер.
Әниләрне хөрмәтли торган шундый бәйрәм булуы куанычлы. Үзем инде күптән әби, 82 яшемә җитсәм дә әни гел истә. Ул безне – дүрт баласын ялгызы үстерде, әти үлгәндә миңа өч ай гына булган. Ашарга ризык, ягарга утын булмаган вакытларда балалар белән тол калган хатыннарга Ходай ярдәм биргәндер инде. Шундый заманада әниләрне күпме хөрмәтли алдык икән? Хәзер инде аларга догаларыбыз гына бара.
Балаларыбыз, оныкларыбыз пар канатлары белән саулыкта гомер итсеннәр. Әниләрне исән вакытларында хөрмәтлик.
Наҗия Мостафина.
Бәркәтә авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев