Каюм Насыйри премиясе ияләре арасында безнең якташ та бар
Республикабызда 1995 елдан башлап, ел саен Каюм Насыйри премиясе бирелә. Әлеге дәрәҗәле бүләккә ия булган күренекле шәхесләр арасында райондашыбыз - Югары Чегодай авылы кызы Мәдинә Габделганиева да булуы куанычлы.
Каюм Насыйри исемендәге премияне милли мәгарифне үстерүдә һәм Татарстан халыклары милли мәдәниятенең традицияләренә таянып, белем һәм тәрбия бирүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән, милли белем оешмалары өчен укыту-методик кулланмалар һәм фәнни хезмәтләр язган өчен тапшыралар.
Мәдинә Габделганиева Россия Федерациясенең Халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының Мөхлисә Бубый исемендәге бүләге, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Каюм Насыйри исемендәге бүләге лауреаты. Ул 1945 елның 5 сентябрендә Татарстанның Беренче Май районы (хәзер Чирмешән районы) Югары Чагодай авылында туа. Чирмешән урта мәктәбен тәмамлый, 1963–1968 елларда Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетының рус теле бүлегендә укый. Институттан соң, 1968–1969 елларда, Югары Чагадай сигезьеллык мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Үзенең педагогик эшчәнлеген дәвам итеп, 1969–1974 елларда - Мурманск, 1975–1980 елларда Кырым өлкәләрендә рус теле һәм әдәбиятын укыта. 1981–1983 елларда Сызрань шәһәрендә педагог-оештыручы вазифасын башкара. Аннан соң Мәдинә Хәниф кызы гаиләсе белән башкалабыз Казанга күченеп кайта. 1983–1985 елларда Казан шәһәренең 23 нче мәктәбендә тәрбияче була, 1989 елга кадәр татар теле һәм әдәбияты укыта. Соңрак, аның тырышып эшләвен күргән җитәкчелек, якташыбыз 103 нче урта мәктәпкә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары итеп билгели.
Мәдинә Хәниф кызының төп максаты – хезмәтне милли юнәлештә оештыру, рус мәктәбендә татар сыйныфлары ачудан гыйбарәт. Татар мәгърифәтчеләре Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани, Муса Бигиевларның хезмәтләрен өйрәнә. Ул Каюм Насыйриның әдәп-әхлакка багышланган иң мәшһүр әсәрләрен үзенең педагоглык эшчәнлегендә киң куллана. Аның “Китап әт-тәрбия” китабының актуальлеген, ул биргән үгет-нәсыйхәтләр, киңәшләр ата-аналарга, укытучылар һәм тәрбиячеләргә генә түгел, һәр балага да кызыклы һәм файдалы булуын, гыйлем өйрәтүнең әһәмиятен аңлап эш итә.
Мәдинә Габделганиева шәһәр һәм республика конкурсларында, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнаша, туган авылының тарихын, авыл халкының шәҗәрәләрен иске имлядан тәрҗемә итә, дини календарьлар чыгара һәм китаплар авторы буларак та билгеле шәхес. Тәҗрибәле, тирән профессиональ белемгә ия булган педагогның эшчәнлеге хөкүмәт тарафыннан югары бәяләнә. 2015 елда Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелә, 2024 елда “ТАССР төзелүгә 100 ел” медале белән бүләкләнә.
Районыбыздан менә шундый күренекле шәхесләр чыкканга ничек инде горурланмыйсың?! Алма агачыннан ерак төшми диләр бит. Мәдинә Хәниф кызының улы Фәрит Габделганиев ТР Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – ТР Рәисе ярдәмчесе.
Флёра Гыйниятуллина,
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының өлкән фәнни хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев