Түбән Кәминкәдә һинд киноларына зал тутырып килгәннәр
Түбән Кәминкә авылында яңа мәдәният йорты ачылуга 45 ел узды. Мин ул вакытта мәданият йорты житәкчесе идем. Шул дата искә төшкәч, күп вакыйгалар күңелдә кабат яңарды.
Бина төзелеп куллануга тапшырылса да, эчтән бизәү, матурлау эшларе байтак иде. Без, мәдният хезмәткәрләре, аны халыкны җәлеп итәрлек итеп ясадык. Нәтижәдә, ул районда кунакларга да күрсәтерлек мәдәният йортына әйләнде. Казаннан килгән җитәкчеләрне Түбән Кәминкәгә еш алып киләләр иде.
Бу елларда мәдәният йортына йөрүчеләр күп, көндезләрен колхоз эшендә булган халык бирегә ял итәргә җыела. Һәр кич диярлек кинофильм күрсәтелде, бигрәк тә һинд киноларына тамаша залын тутырып жыела иде халык. Мәдәният хезмәткәрләре төрле чаралар оештырып та, авылдашларны жәлеп итте. Концертлар, бәйрәмнәр уздырганда төп ярдәмчеләребез - мәктәп, больница коллективлары. Егетләр һәм кызлар дә бик актив. Яшьләр белән эшләгәч, үземне дә алар кебек хис итә идем, бер-беребезгә сердәшчеләр дә булдык.
Без ул вакытта агитаторлар да, урып-жыю чорында агитбригада белән басуга бара идек, радиогазета чыгару шулай ук безнең өстә булды. Район үзешчәннәре смотрларында катнашып, призлы урыннар да яуладык.
Ул елларда бергә эшләгән хезмәттәшләремне, чаралар оештыруда катнашкан барлык авылдашларны хәтерлим, кызганыч, арабыздан киткәннәре дә бар. Мин аларга бик рәхмәтле. Лаеклы ялда булсам да, мине онытмыйлар, хәлемне белеп торалар, бәйрәмнәрдә бүләкләр, күчтәнәчләр биреп сөендерәләр.
Хәзер дә авылыбызда мәдәният йорты герләп тора, үзешчән коллективлар республика күләмендәге чараларда да чыгыш ясап, үрләр яулыйлар. Мәдәният хезмәткәрләренә бер киңәшем дә бар. Үз яныгызга яшьләрне күбрәк тартырга тырышыгыз, аларның сердәшчеләре булсагыз, тагын да яхшырак. Киләчәгебез алар кулында бит.
Фаил Гафиятуллин.
Түбән Кәмиикә авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев