Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Безгә язалар рубрикасы буенча яңалыклар

    • 24 декабрь 2021 - 13:01
      Лагерка мәктәбенең ярдәмчеләре күп
      Балалар - безнең киләчәк, тормыш чәчкәләре. Лагерка төп мәктәбе укытучылары үз укучыларының тормышын тагын да кызыклырак итәргә тырыша, әмма еш кына күп нәрсә акчага барып терәлә. Бәхетебезгә, авылыбызда шундый вакытларда безгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер кешеләр бар. Моннан берничә ел элек Николай Прокопьевич Афанасьев республикабыз шәһәрләренә экскурсияләр оештырырга, мәктәп бакчасын төзекләндерергә булышты, мәктәп китапханәсен матур әдәбият белән баетты.
      2429
      0
      0
    • 16 декабрь 2021 - 10:01
      Район газетасы хәбәрчесе язмаларны кат-кат укый
      Мин район хәбәрләре белән иң элек “Безнең Чирмешән” газетасының сайты аша танышам, фоторепортажлар карыйм. Тик моны “тере” газетага алмаштырмыйм. Аны кулга тотып уку үзенә бер ләззәт бирә.
      2548
      0
      0
    • 30 ноябрь 2021 - 10:01
      Иске Сережкино авылында бу чирне дә җиңүгә ышаналар
      Ковид-19 йогышлы чир буларак инде ике ел диярлек Россиядә генә түгел, бөтен дөнья киңлекләрендә ”тәртип боза”. Ничәмә миллионлаган адәм баласы бу чир белән авырды, ни кызганыч, шуның аркасында дөнья куючылар да шактый.
      2698
      0
      0
    • 21 ноябрь 2021 - 13:01
      Яңа ел алды ташламаларына ничек алданмаска?
      Кирәк-яракны телефон яки компьютер төймәсенә басып кына сатып алырга күнегүчеләр көннән-көн арта. Менә хәзер шундыйлар өчен «кызу чор» башлана. Яңа елга күп калмый, шуңа интернет-кибетләр «кара җомга», «кибердүшәмбе» кебек акцияләр ясап, халыкны ничек тә күбрәк җәлеп итәргә тырыша. Ташламалы сәүдә – бик әйбәт инде ул. Тик менә сатучыларның вакыт-вакыт зиһеннәребезне чуалтып, аңнарыбызны томалап, уяулыгыбызны җуеп, күзләребезне «сукырайтуы» кәефне кыра. Ә мошенникларга шул гына кирәк: алар виртуаль киңлектәге ташламалы тамаша чорында, киресенчә, үткенлекләрен арттырып, «кармак»ларын теләсә кая сала башлый.
      2481
      0
      0
    • 11 ноябрь 2021 - 15:01
      Яңа Элмәле мәктәбе укучылары арасында контр-адмиралларга кадәр бар
      Яңа Элмәле урта гомуми белем бирү мәктәбе тәүге укучыларын 1953 елда укытып чыгарды, ә барлыгы монда 19 чыгарылыш булды. Шул вакыттан алып бүгенге көнгә кадәр биредә дүрт меңнән күбрәк укучы белем алган.
      2573
      0
      0
    • 8 ноябрь 2021 - 09:01
      Шешминка авылы чиркәве нык кирпечләрдән төзелгән
      Бөек газап чигүче Димитрий Солунский бәйрәме җитте. Безнең Шешминка авылындагы храм аның исемен йөртә. Узган ел бу изге йортны үзгәртеп кору эшләре тәмамланды. Чиркәвебез изгеләндерелде.
      2600
      0
      0
    • 6 ноябрь 2021 - 11:11
      Олы Чирмешән елгасы башына сәяхәт
      Чирмешән елгасы беренче тапкыр Ибн Фадланның «Итил елгасына сәяхәт» дигән язмаларында «Җарамсан» дип телгә алына. Соңыннан ул «Чирмешән»гә әверелгән бугай.
      2537
      0
      0
    • 5 ноябрь 2021 - 10:31
      Кем итеген кидең, Кәрим?
      Элек, кияргә кием, ашарга ризык җитмәсә дә, авыл яшьләре гел кызык табып, уен-көлке белән яшәделәр. Ул спектакль кую, концерт оештыру дисеңме! “Агыйдел буенда” спектаклен башта авылда тәкъдим иттек, аннары Лашманда күрсәттек. Ошаттылар, гөрләтеп кул чаптылар. Ул чакта бу – иң зур бүләк, шуңа шат идек.
      2910
      0
      0
    • 3 ноябрь 2021 - 15:01
      Иске Сережкино авылындагы урам юлын тигезләделәр
      Юлчылар 2019 елда Иске Сережкинода, авыл эчендә, юл өслеген бераз киңәйтеп,  вак таш җәйгән иделәр. Средстволар җитмәү сәбәпле, бу эшләрен тулысынча төгәлли алмадылар, 200 метр чамасы ара калган иде.
      2485
      0
      0
    • 1 ноябрь 2021 - 15:01
      Ирле-хатынлы Родионовлар Мордва Афонькәсе зиратына тәртип салды
      Мәрхүмнәр истәлегенә мөнәсәбәт – теге яки бу халыкның рух байлыгын һәм тормышка мөнәсәбәтен ачык күрсәтә.
      2447
      0
      0
    • 30 октябрь 2021 - 08:41
      Чирмешәндә мөмкинлеге чикле кешеләрне ялгыз калдырмыйлар 
      Без проблемаларны гаиләдә, үзебез хәл итәргә тырышабыз, тик кайвакыт киңәшләргә дә бик мохтаҗ вакытлар була.
      2681
      0
      0
    • 19 октябрь 2021 - 15:01
      Карбыз үстерүче бакчачы хакында “Безнең Чирмешән”дә язганнар
      Мин "Безнең Чирмешән" газетасын күптәннән алдырам. Гадәттә, аны соңгы битеннән укый башлыйм. Кемнең туган көне, нишлисең, кемнеңдер безнең аралардан мәңгелеккә китүе хакында да шуннан укып беләм. Әлбәттә, белдерүләр дә бик кирәк.
      2558
      0
      0
    • 19 октябрь 2021 - 13:49
      Түбән Кәминкә ветераны бүләкләргә сөенгән
      1 октябрь, кичке сәгать алтылар. Безне балалар - улым Илфак белән киленебез Гөлнара Әлмәттән больницадан алып кайттылар. Үз өебез бусагасын шулай исән-сау атлап керү бәхетенә ирештек. Шуннан да зур шатлык, бәхет юктыр. Аллага шөкер, без исән-сау.
      2531
      0
      1
    • 18 октябрь 2021 - 18:01
      Чирмешәнлеләр хөрмәтле ике укытучы белән мәңгелеккә хушлаштылар
      Октябрьнең тәүге көннәрендә Чирмешән урта мәктәбенең ике хөрмәтле укытучысы, ике филолог, ике хезмәт ветераны - Анна Александровна Чупахина һәм Лидия Васильевна Мельникова 90 яшьләрен тутыра алмыйча фани дөньядан киттеләр.
      2599
      0
      0
    • 18 октябрь 2021 - 09:01
      Сагынам сине, әтием
      Әти... Әтием... Нинди тирән мәгънә салынган әлеге сүзгә! Аның мәгънәсен күпләребез аңлап та бетермидер. Мин аны үземчә аңлыйм, бигрәк тә хәзер...
      2834
      0
      5
    Реклама