Татарстанда җылы һәм кояшлы һава торышы кайчанга кадәр дәвам итәчәген фаразладылар
Республикада

Татарстанда җылы һәм кояшлы һава торышы кайчанга кадәр дәвам итәчәген фаразладылар

Татарстанда җылы һәм кояшлы һава торышы атна ахырына кадәр дәвам итәчәк. Әмма төнлә температура 0 градустан түбән булачак. Бу хакта Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Алдагы көннәрдә республикада һава торышына төньяктан килүче антициклон тәэсир итәчәк. Атмосфера басымы сизелерлек артачак.

5 октябрьдә төнлә минималь һава температурасы 2-7 градус салкын булачак. Көндез кояш тәэсирендә температура +11 градуска кадәр күтәреләчәк, явым-төшемнәр көтелми.

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 6-7 октябрьдә, Татарстанда коры һава торышы саклана. Төнлә температура -4 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава +14 градуска кадәр җылыначак.

"Ватаным Татарстан"

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев