Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Республикада

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Нәҗибә Ихсанова вафат

Бүген Камал театры Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстанның Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Нәҗибә Ихсанова вафат булуын хәбәр итте.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. «Ходай сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын», диелә бу хәбәрдә.

Кайгылы хәбәрне Нәҗибә Ихсанованың кызы Әлфия Миңнуллина-Юнысова да раслады.

Танылган актрисага 83 яшь иде. 

tatar-inform.tatar

Фото Солтан Исхаков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X