Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Яңа Чишмә районының үзәгендә төлкеләр һөҗүме күзәтелә

Соңгы араларда редакциягә район үзәгендә яшәүчеләрдән шәхси хуҗалыкларга төлкеләр керүе турында хәбәрләр һәм шалтыратулар ешайды.

Яр буе, Совет, Гагарин һәм башка урамнарда яшәүчеләр еш мөрәҗәгать итә. Аларның күпчелегендә кош-корт саны, аерым алганда, тавыклары кимегән,  бу чакырылмаган кунаклар – төлкеләрнең даими килүеннән. Яшь төлкеләр кешеләрдән бик үк курыкмыйлар һәм азык эзләп ишегалларына килеп керәләр. Төлкеләр районның башка торак пунктларында да күренгәли икән, агымдагы ел аларның үрчүенә уңышлы булган, күрәмсең. Яңа Чишмә АҖ  башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Иванов төлкеләрне нейтральләштерү кирәклеге турындагы безнең сорауга, бу эш киләсе атнада башланачак, дип җавап бирде.

http://novoshishminsk.ru/news/yana-chishme/rayon-zgend-tlkelr-me-kztel

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Безнең Чирмешән төлке һөҗүм итә