Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Утыз Имән авылында  тораксыз калган күп балалы гаиләгә халык ярдәме белән өй сатып алалар

​​​​​​Утыз Имәндә янгын чыгып тораксыз калган җиде балалы гаиләгә үз авылларында ук йорт тапканнар.

Марат Зыяков, Венера Гатауллина һәм аларның балаларын Совет урамындагы 100 квадрат метрлы йортка урнаштырганнар.

-Зыян күрүче гаиләне элек мәктәптә урнаштырып тордык, аннан соң Утыз Имәндә үк буш йорт табып шунда күчердек. Авыл халкы да битараф калмады, кием-салым, савыт-саба, азык-төлек китерделәр, - ди Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов. – Әхтәм Кәлимуллиннарның буш йортларын сатып алырга булдык. Анда җиһазлар бар, бераз җыярга, ремонтларга гына туры килде. Халык ярдәме белән 160 мең сум акча тупланды, районнан да ярдәм булачак, ТР Министрлар кабинетына да, матди ярдәм алу өчен, документлар әзерләнде. Йорт сатып алуга тиешле сумманы тупларбыз дип уйлыйм.

Районның “Нур “ хәйрия фонды өйсез калган гаиләгә нык булышкан, яңа суыткыч һәм газ плитәсе сатып алганнар, 10 мең сумлык азык-төлек китергәннәр. Шулай ук, алар ярдәме белән, өй эчендә тулысынча электр челтәрләре яңартылган.

Йортка кергән су линиясе кышкы суыкта ярылган булган, аны йортның элеккеге хуҗалары ясап биргән. Гомумән, монда барлык шартлар да тудырылган, су кергән, канализация бар.

-Көзгә кадәр яңа газ казаны да урнаштырырга планлыйбыз, - ди Мингәрәй Минәхтәм улы.

Зыян күргән гаиләгә матди ярдәм итәргә теләүчеләр авыл җирлеге Советына 2-01-45 номерына шалтыратып, ишле гаиләгә ярдәм күрсәтү өчен, исәп-хисап номерын белешә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев