Телевидение – чыгымлы рәхәт
Чирмешән телевидениесе тапшыруларын, дөресрәге, хәзер "Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") район газетасы редакциясенең телевидение бүлеге сюжетларын интернетта гына карап була. Моның өчен http://cheremshan-rt.ru сайтына керергә кирәк. Әлеге сайт көн саен диярлек яңартылып тора. Бу эшкә ике хезмәткәр җәлеп ителгән. Кызганыч, тапшыруларны эфирга чыгару, ягъни телевизор аша күрсәтү мөмкинлеге юк. Бердән, кирәкле...
Чирмешән телевидениесе тапшыруларын, дөресрәге, хәзер "Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") район газетасы редакциясенең телевидение бүлеге сюжетларын интернетта гына карап була. Моның өчен http://cheremshan-rt.ru сайтына керергә кирәк.
Әлеге сайт көн саен диярлек яңартылып тора. Бу эшкә ике хезмәткәр җәлеп ителгән.
Кызганыч, тапшыруларны эфирга чыгару, ягъни телевизор аша күрсәтү мөмкинлеге юк. Бердән, кирәкле аппаратура искерде, икенчедән, дөресен әйтү кирәк, махсус белемле, энергияле, алсыз-ялсыз эшләргә атлыгып торучы, дөрес сөйли алучы яшь кадрлар юк. Ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә эшләргә булгач, моңа ризалашучыларны таба алмыйбыз. Бездә кызыксындыру чаралары азрак, льготалар юк шул. Шактый түбән хезмәт хакына өстәмәләрне дә үзебез эшләп тапканнан чыгып кына бирәбез, ул күп түгел.
Редакциядә төп көч газета чыгаруга, сайтлар белән эшләүгә тупланган.
Монда да кадрлар санаулы, ә бурычлар елдан-ел күбәя тора. Шәһәрләрдә сайлау мөмкинлеге бар әле. Әнә вуз бетерүче якташларыбыз да Казаннан яки Чаллыдан туган ягыбызга кайтуга каршы, күбесе анда гына кала. Телевидениегә теләсә кемне алып та булмый, кемнең ничек сөйләгәнен генә түгел, ничек киенгәнен, төс-кыяфәтен, үз-үзен тотышын да бәяли таләпчән тамашачы.
Күптән түгел Чирмешәнгә килгәч, "Татмедиа" республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов, урындагы хәлне, мөмкинлекләрне бәяләп, коллектив белән очрашкач, бездә интернет-телевидение принцибында эшләүне кулай дип белдерде. Шуннан чыгып, кайсыдыр канал вакытын арендалау турында килешү дә төзелмәде, өстәмә чыгымнар да каралмады. Интернет-телевидениене үстерү, яңа видео-аппаратура алу өчен дә редакциягә финанс ярдәме кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев