Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Теләчедә юкка чыккан егетнең аты күлдә табылган

Теләче районында эшкә киткән җиреннән 1993 елгы егет - Айнур Исламгалиевның юкка чыгуы хакында хәбәр ителгән иде. Аның югалуы турындагы хәбәрләр социаль челтәрләр аша таратылды. Айнурның язмышы Теләче районы халкын гына түгел, күрше-тирә төбәк кешеләрен дә борчыды. Үзәк авылында яшәгән егет атка атланып күрше Алан авылына эшкә чыгып киткән җиреннән...

Теләче районында эшкә киткән җиреннән 1993 елгы егет - Айнур Исламгалиевның юкка чыгуы хакында хәбәр ителгән иде.

Аның югалуы турындагы хәбәрләр социаль челтәрләр аша таратылды. Айнурның язмышы Теләче районы халкын гына түгел, күрше-тирә төбәк кешеләрен дә борчыды.
Үзәк авылында яшәгән егет атка атланып күрше Алан авылына эшкә чыгып киткән җиреннән юкка чыга. Соңгы тапкыр аны Казан - Шәмәрдән трассасында - Теләченең чаңгы базасы янында күргәннәр. Егет эшенә барып җитмәгән, эзсез югалган, диелә.
Социаль челтәрдәге район төркемендә егетнең атын Ключище күленнән табылуы хакында хәбәр иттеләр. Ат үлгән. Егетнең язмышы әлегә билгесез. Ул көнне Теләчедә көчле язгы ташу булуы да мәгълүм.
matbugat.ru (фото сайттан алынды)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Теләче районы Айнур Исламгалиев