Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Түбән Кармалка авылында йорт янган

9 ноябрьдә, кичке 10 тулгандарак Түбән Кармалка авылының Горький урамындагы бер торак йортта ут чыккан.  

Бу хакта янгын сүндерүчеләргә 112 хезмәте аша авылдашлар шалтыратып хәбәр иткән.

135 нче Чирмешән янгын сүндерү частеннан белешүебезчә, ут казасы урынына беренче булып Бәркәтә авылындагы аерым пост янгын сүндерүләре килеп җитә. Аннан соң аларга ике янгын сүндерү машинасы белән Чирмешәннән килгән белгечләр кушыла. Дөрес, янгын сүндерүчеләр килгәндә, өй инде ут эчендә була. Гомумән, күрүчүләр әйтүенчә, агачтан төзелгән йорт бик тиз янып беткән. Анда яшәгән ялгыз ир-ат исән-сау. Хуҗалыктагы абзар һәм мунчага зыян килмәгән. Беренчел фаразлар буенча, әлеге хәл ут белән саксыз эш итү аркасында чыккан.

фото: Алексей Миронов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X