Түбән Чегодайдагы бер йортта ут чыккан
Проблема бар

Түбән Чегодайдагы бер йортта ут чыккан

Бәхеткә, хуҗалары янгынны үзләре сүндереп өлгергәннәр.

Районның янгын күзәтчелеге  хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Түбән Чегодай авылындагы бер йортның аш-су бүлмәсендә янгын чыккан.

-Ут казасының үзәге электр чыбыклары салынган урынга туры килә. Йорт хуҗалары өйдә булып, су сибеп, утны үзләре сүндергәннәр. Янгында зыян күрүчеләр юк. Ут электр җиһазыннан яки электр челтәрендәге кыска ялганыштан чыккан дип фаразлана, - диде янгын күзәтчелеге хезмәтенең өлкән инспекторы  Надежда Костина.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев