Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Лашман халкы урамда йөрүче кәҗәләрдән зар белдерә

Лашман авылында яшәүче Гөлсирә апа Талипова редакциягә бер генә тапкыр шалтыратмады. Күрәмсең, урамда иркендә йөрүче кәҗәләр үзәгенә тигәннәр.

-Беләсезме, миңа калса, йөз кәҗә асрасыннар, бер сүзем дә юк, тик кешегә зыян салмасыннар иде алар, - дип үпкәсен белдерде Гөлсирә апа. – Мин хәзер тавыкларымны да урамга чыгармый башладым, чөнки, ачык калдырсаң, кошлар чыгып йөри торган ишектән кәҗәләр йортка керә. Инде алмагачларымны да кимерделәр. Кәҗәләрнең хуҗаларына карата закон бардыр бит?!

Әлеге мәсьәлә буенча, комментарий сорап, без Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәфхать Фәттаховка мөрәҗәгать иттек.

-Авылда 70 тән күбрәк кәҗә исәпләнә. Билгеле, бөтен кеше дә аларны урамда йөртми. Кемдер йортында гына асрый, башкалар бәйләп куя. Дөрес, кайберәүләр иреккә чыгарып җибәрәләр, андыйлар да бар. Аларга кисәтү ясалды. Киләчәктә дә шулай дәвам итсәләр, штраф биреләчәк, - диде Рәфхать Габбас улы.

Административ комиссия секретаре Рәмилә Рахматуллина әйтүенчә, төзекләндерү кагыйдәләре буенча, малларын иректә йөртергә яратучыларга беренче тапкыр кисәтү ясалса, аннан соң инде 2 мең сум күләмендә штраф бирелә. Ел дәвамында бу кешегә карата кабат беркетмә төзелсә, штраф күләме 3 мең сумнан 5 мең сумга кадәр булырга мөмкин. Узган елны Иске Үтәмеш, Яңа Элмәле авылларында кәҗәләрен урамга чыгарган кешеләргә штраф бирелгән булган. Быел да сарыкларны, хәтта сыерларны да урамга йөртүчеләргә кисәтү ясаганнар, ә инде малларын “тәртипкә өйрәтмәсәләр”, аларга штраф та түләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев