Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Кара Чишмә чишмәләре ярдәм көтә

Санитар-экология икеайлыгы барышында район административ комиссиясе 111 тәртип бозу очрагын ачыклаган. Җиһазландырылмаган 52 урынга чүп-чар түгеп, 1694 квадрат метр җирне пычратканнар, шуларның 38е юк ителеп, 600 квадрат метр чамасы мәйдан тәртипкә китерелгән.

-Икеайлык барышында төзекләндерү кагыйдәләрен бозган 31 граждан административ җаваплылыкка тартылды, беренче кварталда 4 кешегә кисәтү ясалган иде, - диде район административ комиссиясе секретаре Рәмилә Рәхматуллина. – Барлыгы 4000 сум штраф салдык, әлегә аның 2000 сумын түләделәр.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дәүләт инспекторы Венера Мингалиева белән берлектә оештырылган рейд барышында Чирмешән, Кара Чишмә, Ивашкино авылларындагы чисталык һәм юл буйларындагы тәртип тикшерелде.

Чирмешән елгасы яр буенда өмәләр уздырылган, тик әле биредә тәртипкә китерәсе урыннар бар. Ә менә Береговая урамындагы Рәис Сафиннарның йорты күпләргә үрнәк булырлык, ул әллә кайдан үзенә җәлеп итеп тора, барысы да зәвык белән эшләнгән. Койма буенда бәләкәй генә композиция дә ясап куйган Рәис абый.

-Әлеге кечкенә арбаны һәм җил тегермәнен Казаннан алып кайттым, балалар шунда килеп уйныйлар, моңа күңел сөенә, - ди Рәис Рәҗәп улы.

Кара Чишмә авылында шәхси хуҗалык тотучы ике хуҗалыкка кисәтү ясалган, абзардан чыккан тиресне берсе тыкрыкка түккән, ә икенчесе бәрәңге бакчасы башына өйгән.

-Тиресме, башка чүпме, ул гражданинның үз территориясендә булырга тиеш, - ди Рәмилә Мәүлет кызы. – Әле бер хуҗалыкның абзарыннан чыккан тирес сулары да тыкрыкка ага, дөрес, икенчесе, кисәтү ясаганнан соң, кимчелекләрне бетергән. Гомумән, Кара Чишмә авылында чисталык мактанырлык түгел, биредә бигрәк тә чишмәләр өмә көтә, аларның тирәсен чистарту кирәк.

Рейд вакытында Түбән Кәминкә авылында да тиешсез җиргә чүп түгелгән урыннарга юлыкканнар.

Ивашкино авылы урамнары чиста, тик җирлек территориясендә законсыз чүплекләр бар, кисәтү ясалгач, аларның кайберләрен бетергәннәр.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X