Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Кагыйдә бозучыларны космос аша да күзәтәләр

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәүчеләргә штраф күләме арткан.

– Республикада 4-5 класслы янгын куркынычы саклану сәбәпле, 9 августтан башлап, 21 көн дәвамында урманнарга керү тыела, - диде Казанда узган брифингта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.  – Татарстанда бу сезонда урман янгыннарына юл куелмады, ә Россиядә андый казалар шактый.

Табигатебезгә зыян килүне кисәтү максатында космик мониторинг эше дәвам итә, республикада өч маршрут буенча авиапатруль эшли, җир өсте патруле дә гел сакта. Урман буйларындагы үләннәрне кичекмәстән чабарга кирәк, корыган үлән бик тиз яна.

– Ут казаларын булдырмау максатында, быел район территориясендәге урман буйларында 20 километр озынлыкта яңа минеральләштерелгән полосалар ясалды, элек эшләнгән 130 километрында яңарту эшләре бара, - диде Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин. – Ылыслы агачлар үсүче урман буйларында 4 метр киңлектә шундый полосалар ясарга җыенабыз, монда нефтьчеләр техникасы ярдәмгә киләчәк. Кырлары урманнар белән чиктәш булган авыл хуҗалыгы предприятиеләренә басу кырыйларын сукалап чыгу бурычы йөкләнә.

 

– Без урманчыларның ярдәмчесе, - диде Татарстан Республикасы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының баш идарәсе башлыгы  Рафис Хәбибуллин. – Үзара килешеп эшләгәндә проблемалар булмас. Күрше өлкәләрнең янгын сүндерүчеләре белән дә аңлашып эшлибез, ярдәмгә барырга без әзер.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга карата быел республикада дүрт административ эш ачылган һәм барлыгы 120 мең сум штраф салынган. 
8 июньнән аның күләме тагын да арткан.

фото редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев