Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Кабан дуңгызларын якын җибәрмәгез

Республиканың кайбер төбәкләрендә кыргый кабан дуңгызларының африка чумасы чире белән бәйле чикләүләр кертелде.

Бу уңайдан Татарстан Республикасы Президенты 2022 елның 22 октябрендә Указ да кабул итте һәм ул үз көченә керде.

Безнең район, әлеге документта билгеләп үтелгәнчә, күзәтү зонасына кертелгән. Шуңа бәйле, зонадагы хуҗалыкларга читтән дуңгызлар алу, симертү, сату, ачык һавада йөртү тыела.

Баш саннарын киметү максатында кабан дуңгызларына ау рөхсәт ителә, ә болай – юк.

Дуңгызларда африка чумасы чирен кисәтү, таратмау өчен Указда күрсәтелгән чаралар катгый, төгәл үтәлергә тиеш.

- Бу мәсьәләгә бик җитди карарга, сакланырга кирәк, - ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Газыймов. – Африка чумасының тирә-күрше районнарда таралу куркынычы зур. Безнең районда бу төр маллар-дуңгызлар 700 баш чамасы, алар шәхси хуҗалыкларда гына асрала. Чуманы кисәтүнең иң үтемлесе – дуңгызларны юк итү. Бүгенге вәзгыять шуңа этәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X