Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән машина йөртүчеләре битараф түгел

Август аенда “Халык контроле” республика порталына райондашларыбыз җибәргән зар-хәбәрләрнең өчесе дә юлларга кагылышлы.

Берәү район үзәгенең  Беренче Май урамы юлы читендә үскән куаклар автомашиналарга юлны тарайта, дип язган. Әлеге сигналдан соң, куакларны кисеп тапаганнар. Порталда бу хакта фотоотчет та урнашырылган. Гомумән, юл кырыйларында, бигрәк тә юл чатлары янында машина йөртүчеләргә комачаулаучы агач-куаклар Чирмешәндә тагын бар әле.

 Ульяновка авылында  “Тупик” дип аталган юл билгесенең - знакның дөрес куелмавы хакында хәбәр салган икенче  якташыбыз. Әмма район башкарма комитеты җавабыннан күренгәнчә,  әлеге күрсәткеч районның ЮХИДИ бүлеге белән килештерелеп,  ГОСТ нормалары буенча урнаштырылган. Ул Ульяновкадан Утыз Имән авылына чыгып китә торган күпер ремонты белән бәйле чорда гамәлдә.

 Район үзәгендәге “Кәрвансарай” сәүдә үзәге янындагы юл чатында, Титов һәм Техническая урамнары кисешкән урында берара светофор эшләмәве турында да хәбәр язучы булган. Әлеге уңайдан җавапта җиһазның  питание блогы сафтан чыгуы, аны кайтартырга заказ бирелүе хакында әйтелгән. Хәзер светофор эшли.

 Сүз уңаеннан, ”Халык контроле”нә районда алкоголь сатудагы закон бозулар хакында да язарга мөмкин. Факт расланган очракта, моның өчен акчалата бүләкләү дә каралган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев